Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Төче коймак

Бик тиз генә табын әзерләргә кирәк булса, төче коймак пешерәләр. Аны варенье, джем белән бирергә мөмкин.

2-3 литрлы савытка йомырка сыталар да, шикәр комы салып, әйбәтләп болгаталар (йомырканы күпертү яхшырак), сөт яки сөт өсте, тоз, чәй содасы, бодай оны өстәп, камыр изәләр һәм коймак пешерәләр. Камырны ачыган сөткә дә изәргә мөмкин. Табага күп итеп май салып, коймакның ике ягын да кызартып пешерәләр.

1 кг бодай онына: 0,9-1,1 л сөт, сөт өсте яки ачыган сөт, 4-5 йомырка, 60-70 г шикәр комы, 0,5 балкашык сода, кирәгенчә май, тоз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев