Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тиз әзерләнә торган вак бәлеш

Рецептта күрсәтелгән продуктлар күләменнән 40 кечкенә бәлеш чыга. Вак бәлеш пешерү өчен эчлек һәм камыр ясарга кирәк:

Эчлек ясау өчен:

Фарш - 300 г.,

Суган - 1 данә,

Тәменчә тоз, борыч.

Камыр өчен:

Он - 250 г.,

Кефир яки катык - 500 мл.,

Тоз - 0,5 чәй кашыгы,

Шикәр - 1 чәй кашыгы,

Разрыхлитель 1 чәй кашыгы яки сода - 0,5 чәй кашыгы,

Кыздыру өчен үсемлек мае - 1 стаканга якын.

Әзерләү:

1. Камыр бик тиз әзерләнә. Кефир яки ачыган сөткә тоз һәм шикәр салырга. Әкренләп кенә разрыхлитель белән кушылган он салып болгатырга һәм камыр басарга. Онны азрак салырга да мөмкин. Камыр әзер булганнан соң, аны беразга читкә алып куярга һәм бәлеш өчен эчлек әзерләргә.

2. Эчлек өчен суганны чистартып турарга һәм фарш белән бергә табага салып кыздырырга. Тоз, борыч өстәргә.

3. Әзер эчлекне камырга салып яхшылап болгатырга.

4. Калын төпле кәстрүлгә яки табага май салырга.

5. Калак белән камырны алып кызган майга салырга. Вак бәлешне ике яктан коймак кыздырган кебек кыздырып алырга. Маен сеңдерү өчен пешкән бәлешләрне кәгазь салфеткага салырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев