Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тәмле ташкабак

Бу юлы без сезгә җәйге җиңел ризык рецепты тәкъдим итәбез. 

Бакчада ташкабакларның мул өлгергән чоры хәзер. Ташкабак — витамин һәм микроэлементларга бай. Моннан тыш әлеге яшелчәдән аллергия булмый, ул җиңел үзләштерелә. Ташкабак чыгышы белән Мексика якларыннан, ә Россиядә ул 19 гасыр башында гына кулланыла башлый. 

Бу юлы без сезгә клярдагы ташкабак рецепты тәкъдим итәбез. 

Кляр өчен: 0,5 стакан сөт, 2-3 йомырка, тоз, он кирәк. Сыек коймак камыры ясыйбыз. Камырны бераз ял иттергәч, ташкабак түгәрәкләрен клярга манчып, табада кыздырып алабыз. Табынга биргәндә, майонез яки каймакка сарымсак кушып соус ясарга була. 
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев