Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тәмле төенчекләр

Бу тәмле төенчекләр беркемне дә битараф калдырмас.

Моның өчен түбәндәгеләр кирәк:
— 8 тавык боты;
— 6-7 бәрәңге;
— 300 г гөмбә;
— 500г катлы камыр;
— 1 баш суган;
— 200 мл сөт;
— 100 г сыер мае;
— тәменчә тоз һәм борыч.

Эш барышы:

Тавык ботларын сарымсак, тоз, борыч белән уып, 25-30 минут кыздырабыз. Бу вакытта гөмбә белән суганны кыздырып куябыз. Бәрәңгене пешереп, төеп, сыер мае белән әйбәтләп болгатабыз. Җебетелгән камырдан (кибетләрдә ул әзер килеш туңдырылган хәлдә сатыла) тавык ботларын капларлык зурлыкта түгәрәкләр җәябез. Өстенә, төбе тишелмәсен өчен, тагын бер кечкенә генә җәймә куябыз. Ике катлы җәймәгә бәрәңге боламыгы, аның өстенә кыздырылган гөмбә салабыз да уртасына тавык ботларын бастырып, камырның читләрен күтәртеп җыябыз. Аннары җеп белән бәйләп куябыз. Ботларның ачык калган өлешен көеп китмәсен өчен, фольга белән төрәбез. Камыр матур булып кызарып пешсенгә, йомырка сарысына су кушып болгатып, шуның белән төенчекләрне майлап, духовкага тыгабыз. Ярты сәгатьтән тавык ботларыбыз әзер. Ашларыгыз тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев