Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тәмләткечләр файдасы

Тәмләткеч, ризыкны тәмләтү белән беррәттән, кеше сәламәтлегенә дә йогынты ясый. Әмма аларның һәрберсен урынлы һәм тиешле күләмдә генә кулланырга кирәк.

Базилик. Иң борынгы тәмләткечләрнең берсе. Тәмләткеч итеп аның яфрагы һәм орлыгы кулланыла. Ул кыяр, баклажан, алма маринадлауда һәм кәбестә, патиссон, гөмбә тозлауда файдаланыла. Аның тәме һәм хуш исе башка тәмләткечләр белән бергә тагын да яхшырак беленә. Мәсәлән, розмарин белән бергә базилик борыч исе китерә, ә чамбыр белән ризыкны тагын да әчкелтләндерә. 
Әнис. Киптерелгән әнис орылыгы үзенчәлекле хуш ис һәм сафландыргыч тәм бирә. Ул ипи пешерүдә, яшелчә тозлауда һәм маринадлауда киң кулланыла. Моннан тыш ул балык ашын да искиткеч тәмләндерә.
Канәфер. Тәмләткеч буларак та, дәва буларак та файдалы. Салкын тиюдән, ютәлдән, астмадан кулланалар, моннан тыш теш сызлауны да баса.
Куркума тамыры. Ачык сары һәм кызыл кирпеч төсендә була. Аның ярдәмендә дөге ризыкларына матур төс кертәләр, ашамлык үзенчәлекле хушлана.
Корица. Соуслар ясау һәм маринадлау өчен яхшы тәмләткеч санала.
Шафран. Ризыкка саргылт кызыл төс бирә. Ул бигрәк тә Урта диңгез кухнясында киң таралган. Европада аны кондитер, ә Көнбатышта ит, дөге һәм яшелчә ризыкларына өстиләр.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев