Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тутырылган каз

Бер каз, тоз, төелгән кара борыч, майорон яки розмарин, өстен бераз майлап җибәрү өчен үсемлек мае яки атланмай.

Эчлек өчен: 1-2 баш суган, 500-600 грамм тавык бавыры яки вак-төякләре, 300 грамм шампиньон гөмбәсе (урман гөмбәләре дә ярый), 200-300 грамм ак күмәч, 0,75-1 стакан сөт яки су, 1 данә чи йомырка, яшел тәмләткечләр, 2-3 тырнак сарымсак, тоз, төелгән кара борыч, кыздырыр өчен үсемлек мае.

Казны салфетка белән яхшылап корытырга. Булган майларын алырга. Муен өлешен аркасына куеп, теш чистарткыч белән кадап куярга. Казның эчен-тышын тоз, борыч, майорон белән ышкырга. Өстен үсемлек мае белән майларга.

Эчлек әзерләү. Суганны чистартып, дүрт өлешкә бүләргә. Гөмбәләрне юып, турарга. Тавык бавырын яки вак-төяген юып, турарга. Күмәч яки батонны савытка салып, шуңа сөт яки су салып җебетергә. Күмәчне савыттан алып, сөтен сыгарга. Сарымсакны чистартып, ваклап турарга. Яшел тәмләткечләрне турарга. Майлы табада суганны 3 минут чамасы кыздырырга. Шуңа бавыр салып, болгата-болгата 3-5 минут көчле утта кыздырырга. Гөмбә өстәргә, болгата-болгата тагын 4-5 минут кыздырырга. Тоз, борыч сибәргә. Яшел тәмләткечләр, сарымсак салып болгатырга да уттан алырга. Шуңа күмәчне өстәргә. Эчлеккә йомырка салып, тәменчә тоз, борыч сибеп, яхшылап болгатырга. Әлеге эчлекне каз эченә тутырырга. Киселгән урынны теш чистарткыч кадап яки җеп белән тегеп куярга. Матур булып пешсен өчен казның бот өлешен һәм канатларын җеп белән бәйләргә.

180 градуслы духовкада 2,5-3 сәгать пешерергә. 20-30 минут саен каздан чыккан май белән казны майлап торырга. Әгәр дә каз кызарып китсә, әмма пешеп җитмәсә, аның өстенә фольга капларга. Пешкәнлеген чәнечке яки теш чистарткыч белән басып карап белеп була. Каздан үтә күренмәле сок чыкса, димәк, каз әзер. Әгәр дә алсу төстә икән, әлегә бераз мичтә тотарга кирәк дигән сүз. Мичтән алганнан 15-20 минуттан соң казны кисәргә дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев