Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Венера Гимаевадан искиткеч тәмле ипи рецепты

"Алабуга хәбәрләре" төркемендә "Тәмле көрәш" конкурсы бара. Вәгъдә ителгәнчә, бәйгегә килгән рецептларны сайтта махсус рубрикада урнаштырабыз.

Кирәкле ингредиентлар:
0,5 литр җылымса су
1 пакет коры чүпрә (мин тиз эшли торган Откер чүпрәсен алдым)
1 аш кашыгы тоз
1 аш кашыгы шикәр комы
1 аш кашыгы сыек май
Он

Әзерләү тәртибе: 
Чүпрә, тоз, шикәр һәм майны кушып болгатабыз. Соңыннан шушы массага җылы су кушабыз. Якынча 5 минуттан соң аның өстендә күбекләр барлыкка килә, шуннан соң камыр баса башлыйбыз. Онны чама белән генә салырга кирәк, камыр йомшак булсын. Камырны басып бетергәч өстен каплап 1,5-2 сәгатькә күтәрелергә калдырабыз. 

Пешерү тәртибе: 
Кирәкле ипи формасы ясыйбыз һәм тагын 30 минутка ял итәргә калдырабыз. Соңыннан өстен сөт белән майлап духовкада 30 минутка пешәргә куябыз. Пешерү температурасын алдан 200 градус итсәк, соңрак 180гә куябыз. Пешкән ипине алып, өстен тастымал белән каплап куярга. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев