Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

“Виноград” салаты

Тиздән Яңа ел. Бәйрәм табынын инде планлаштыра башласаң да ярый. Бу юлы без сезне табын күрке булырлык тәмле һәм искиткеч матур салат белән таныштырабыз.

Салат өчен түбәндәге продуктлар кирәк: кабыгы белән пешкән бәрәңге, майлы балык консервасы (сардина, скумбрия), кыздырылган суган, пешкән кишер, пешкән йомырка, майонез, консервланган зәйтүн җимеше (маслины), петрушка.

Салатны катлап ясыйбыз.

1 нче кат: эре угычтан чыгарылган пешкән бәрәңге, майонез;

2 нче кат: майлы балык консервасы;

3 нче кат: кыздырылган суган;

4 нче кат: эре угычтан чыгарылган пешкән кишер, майонез;

5 нче кат: эре угычтан чыгарылган пешкән йомырка, майонез .

Зәйтүн җимешләре һәм петрушка ярдәме белән виноград тәлгәшен ясарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев