Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Яңа 2021 елны ничек каршыларга?

Яңа ел җитәргә санаулы көннәр калды. Киләсе 2021 ел хуҗасы — Ак металл Үгез булачак. Елны ничек дөрес итеп каршы алырга? Табынга нәрсәләр куярга? Нәрсә кияргә? Бүләккә нәрсә сайларга?

Үгез — йорт хайваны, шуңа күрә Яңа елны гаиләгез һәм якыннарыгыз белән өйдә каршыларга уйласагыз, бик яхшы. Үгез уңайлылык, өй җылысы, бердәмлек ярата. Табигате белән ул ашыгырга яратмый, тәкәбберлекне сөйми. Шуңы күрә 2021 елны да ыгы-зыгысыз каршы алырга кирәк. Үгезгә хас сыйфатлар:

— хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек;

— тәвәккәллек;

— тыйнаклык һәм консервативлык;

— эшкә намуслы караш;

— зирәклек;

— кыюлык һәм намуслылык.

Ул эш сөючән хайван, шуңа күрә кешеләрдән дә шуны таләп итә һәм хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый. Карьера турында уйланучыларга 2021 елда максатларын чынга ашырырга менә дигән вакыт. Үгез елында гаиләгә игътибар бирергә кирәк. Гаилә кору, ишәйтү һәм ныгыту өчен уңышлы ел булачак.

Елны ничек дөрес итеп каршы алырга?

2021 елның төсләренә килгәндә, алар — ак, көмеш, алтын, коңгырт, аксыл-соры, алсу төсләр. Йортны һәм бәйрәм өстәлен бизәүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Үгез интерьерда кызыл төс булуын өнәп бетерми, ясалма әйберләрне дә яратмый. Бу елга хас төсләрне кулланырга кирәк. Йорт һәм чыршыны шулай ук тыныч тоннарда бизәү хәерле. Ап-ак яки көмеш ашъяулык файдаланыгыз. Савыт-саба да ак яки металл төсендә булса, яхшырак. Һәр тәлинкә янына елның төп символы сурәтләнгән матур салфеткалар урнаштырыгыз (Яңа ел персонажлары һәм мотивлары белән).

Табынга нәрсәләр куярга?

Үгез, яхшы эшләгән кебек үк, әйбәт итеп ашарга ярата. Әмма өстәл әзерләгәндә артыгын кыланырга кирәкми. Гадәти, ләкин туклыклы ризыкларга өстенлек бирегез. Өстәлдә ризык күп булырга тиеш. Ул никадәр күбрәк һәм төрлерәк булса, ел да гаилә өчен шулкадәр уңышлы булыр. Ел хуҗасы күбрәк үлән белән туенучы хайван. Шуңа күрә җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләр турында онытмагыз. Яңа ел хуҗасы салат яфраклары, хуш исле алма өчен аеруча рәхмәтле булачак. Үгез — вегетарианчы булса да, компромисс табарга була. Өстәлгә сыер, үгез итләрен куярга киңәш ителмәсә дә, кош-корт (күркә, үрдәк, каз, тавык), балыктан төрле ризыклар әзерләргә мөмкин.

Экзотик ризыклардан баш тартасы булыр. Гарнир буларак бәрәңге, ярмалар кулланыгыз. Үгез баллы һәм тозлы ризыклар ярата. Өстәлгә төрле тозлы яшелчәләр һәм торт, печенье, баллы камыр ризыклары куегыз.

Компот кайнатыгыз яки морс ясагыз, өстәлгә яңа гына чыгарылган сок куегыз. Ә менә хәмер белән мавыгырга кирәкми.

Нәрсә кияргә?

Ел төсенә туры килгән киемнәргә өстенлек бирергә киңәш ителә. Алдан билгеләп үтелгән төсләрдән кала, үгез яшел үлән һәм зәңгәр күк йөзе ярата, шуңа күрә кыю рәвештә яшел, зәңгәр, шәмәхә һәм сирень төсләрен сайлый аласыз. Үгез бар нәрсәдә гадилек сөя. Иң мөһиме — киемнең уңайлы булуы, артык бизәкле, үтә чуар киемнәр булмасын. Үгез елында куе кызыл төстән баш тартырга туры килер. Аның урынына алсу төсне, көмеш, аксыл, кыскасы — басынкы тоннарны, күзгә бәрелеп тормаганнарны сайларга киңәш ителә. Кара да бик уңышлы төс буларак саналмый. Материаллардан ефәк, сатин һәм атласка өстенлек бирергә кирәк. Ир-атлар Яңа елны гадәти ак күлмәк һәм кара чалбардан каршы алса да була. Джинсы чалбар һәм футболкадан булса да ярый. Хатын-кызларга сыланып торучы чалбар, ялтыравыклы кофта һәм күлмәк кияргә мөмкин. Бизәнү әйберләренең көмештән яки ак алтыннан булуы яхшырак. Эре, ерактан ук күзгә ташланып торганнарны кулланмаска кирәк.

Нәрсә бүләк итәргә?

Нинди генә бәйрәм булмасын, яхшы бүләк сайлау — җаваплы эш.

Ак металл Үгез елында көнкүрештә файда китерә, тормышта гел кирәк булырлык бүләкләр ясау хәерле. Якын кешеләрегезгә плед, җылы һәм йомшак халат бүләк итәргә мөмкин. Үз куллары белән эшләнмәләр ясарга яратучыларга быел да каршылыклар булмаячак. Бәйләнгән шарф, бияләй, Яңа ел атрибутикасы формасындагы сабын менә дигән бүләк! Көнкүреш техникасы да бирергә була. Хезмәттәшләргә артык кыйммәт булмаган, әмма истәлек булып сакларлык бүләкләр сатып алырга киңәш ителә. Гаджетлар бирмәү яхшырак. Ак металл Үгез елында тире эшләнмәләре, ерак җирләргә сәяхәт бүләк итәргә ярамый.

Киләсе елда сезгә үз көчегезгә ышаныч, сәламәтлек, уңышлар һәм барлык теләкләрегезнең чынга ашуын телибез.

Вставка

Кайбер сынамышлар:

— Яңа ел алдыннан өегезне яхшылап җыештырыгыз. Моның өчен иң яхшы көн — 30 декабрь. 31 декабрьдә төштән соң өй җыештырырга киңәш ителми, бу көнне кер юарга ярамый;

— Кирәге калмаган әйберләрне ташлагыз. Иске, күңелсез вакыйгаларны хәтерләткән предметлардан котылу өчен яхшы вакыт;

— Яңа ел кичендә әрләшергә, кычкырырга яки ямьсез сүзләр әйтергә ярамый;

— Сезне үпкәләткән, хәтерегезне калдырган кешеләрне гафу итегез;

— Бәйрәм алдыннан беркемгә дә акча биреп торырга, шулай ук бурычны кайтарырга ярамый;

— мул Яңа ел табыны — муллыкка һәм байлыкка;

— акча янчыгыгызны буш калдырмагыз, иң мөһиме анда кәгазь акчалар булырга тиеш.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев