Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Ябыгасыгыз киләме? 

Табиб ябыгуның җиңел һәм организмга зыянсыз юлын тәкъдим итә.

Табиб-диетолог, РостГМУ сәламәт яшәү рәвеше һәм диетология кафедрасы ассистенты Виктория Дударева фикеренчә, рациональ туклану ярдәмендә гәүдә тазалыгын нормага китерергә мөмкин.

Диетолог сүзләренчә, ябыгасы килгән яки фигурасын югалтасы килмәгән кеше көнгә дүрт-биш тапкыр ашарга тиеш.

«Шулай иткәндә организмның барлык ферментатив системалары киеренкелекне азрак ала һәм азык тигез, тиешле күләмдә, артык йөкләнешләрсез бүленә. Ул чакта кичке ашка көчле ачлык тойгысы барлыкка килмәячәк һәм суыткычтан барлык ризыкны ашау теләге тумаячак», — дип аңлата Дударева.

Артык авырлыкны ташларга теләүчеләргә табиб туклану көндәлегеннән башларга киңәш итә. Анда кеше ашаган барлык ризыкны, шул исәптән баллы чәй һәм сагызны да кертеп язып барырга тиеш. Шулай ук, вакытны һәм ашаган ризыкның күләмен билгеләп бару мөһим.

Көннең беренче яртысында белгеч ит, ярмалар, макарон, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга киңәш итә. Төшке аштан соң, табиб сүзләренә караганда, рационга балык, яшелчә һәм әче сөт ризыкларын кертергә кирәк.

Шунысы да бар, диетологлар билгеләвенчә, майлы ризыкларны рационнан бөтенләй төшереп калдырырга ярамый, чөнки алар энергия һәм тукымаларны тергезү өчен кирәк. 
Чыганак: kiziltan.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев