Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Яман чир­дән үлән тө­нәт­мә­лә­ре

Те­лә­сә кай­сы әгъ­за­да яман шеш та­был­ган­да, да­ру­лар гы­на тү­гел, үлән­нәр дә фай­да­лы. Бер аш ка­шы­гы кы­лыч үлән та­мы­ры (аир), 2,5 аш ка­шы­гы әрек­мән чә­чә­ге, 5әр аш ка­шы­гы шай­тан та­я­гы үлә­не һәм ка­ра ту­пыл бө­ре­сен вак­лап, 1 литр кай­нар су­да 3 сә­гать тө­нә­тә­ләр, сө­зә­ләр, кө­не­нә 3 тап­кыр 150 шәр грамм эчә­ләр.

Кү­лә­гә­дә кип­те­рел­гән 1 аш ка­шы­гы бә­рәң­ге чә­чә­ген яр­ты литр кай­нар су­да җы­лы урын­да өч сә­гать тө­нә­тә­ләр, кө­не­нә өч тап­кыр, ашар­га 30 ми­нут ка­ла яр­ты­шар ста­кан эчә­ләр. Аш­ка­за­ны яки ба­выр­да яман шеш бул­ган­да, чал­ма чә­чәк­нең (авыш­ма пи­он) 10ар грамм та­мы­рын һәм үлә­нен 40 про­цент­лы 100 мил­ли­литр спирт­та 7 көн тө­нә­тә­ләр. 1 ай буе кө­не­нә 3 тап­кыр 30-40 ар там­чы эчә­ләр. 10 көн ял ит­кәч, курс­ны ка­бат­лый­лар. Ана­лык­та яман шеш бул­ган­да, 2 аш ка­шы­гы вак­лан­ган шай­тан та­я­гы үлә­нен 500 мил­ли­литр су­да кай­на­тып чы­га­ра­лар, 10 ми­нут әк­рен ге­нә пе­ше­рә­ләр, су­ы­тып сө­зә­ләр, бер көн­дә әз-әз­ләп эчеп бе­те­рә­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев