Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Йөткерүдән

* Бер үк күләмдә суган, бал, су алына. Шуларны сүрән утлы духовкада 1-2 сәгать пешерәләр. Катнашманы көнгә 3-4 тапкыр 1 аш кашыгы кабул итәләр.

* Көчле ютәл вакытында бер тырнак сарымсак алып угычтан чыгаралар, шуны чүпрәккә салып, аяк табанына яхшылап ышкыйлар да җылы оекбаш кияләр.

* Эмаль кәстрүлгә ваклап туралган сарымсак, бал салалар. Шуны төнгә җылы урынга куеп төнәтәләр. Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр сөт белән 1әр аш кашыгы эчәләр.

* 2 аш кашыгы чыршы күркәләрен ваклап турыйлар да термоска салалар, шуңа 2 аш кашыгы бал, 2 стакан кап-кайнар су өстиләр. Иртән сөзәләр һәм дүрт өлешкә бүлеп ашарга 1 сәгать кала эчәләр.

* Йөткерүне бетерү һәм үпкәләрне ныгыту өчен мондый катнашма әзерләргә була: 2 бал кашыгы атланмай, 2 чи йомырка сарысы, 2 десерт кашыгы бал салып болгаталар. Шуны көнгә берничә мәртәбә 1әр десерт кашыгы эчәләр.

* Көнгә 6-7 тапкыр җылы сөткә яңа гына сыгылган кишер согы салып эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев