Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Көя күбәләгенә каршы — яран гөле һәм тәмәке

Әйберләрегезне көя күбәләгеннән саклау өчен шкафка тәмәке яки яран яфраклары куегыз

  • Әфлисун кабыклары белән маташмагыз да, алар көягә тәэсир итми.
  • Коймакларыгыз күперсен дисәгез, камырга бераз сыра кушыгыз.
  • Шиңә башлаган яшел үләннәрне сафландыру өчен берәр сәгать, бераз аш серкәсе кушылган салкын суга салып тотыгыз.
  • Тәмле һәм көпшәкле коймак пешерим дисәгез, камырын сөткә 1:1 нисбәтендә су кушып ясагыз.
  • Салатка дип пешерелгән яшелчәләрне тизрәк чистарту өчен, уттан алгач ук салкын су астына тыгып алыгыз.
  • Кишер белән чөгендердән кала башка яшелчәләрне пешерә торган суга һәрвакыт тоз салырга кирәк.
  • Әгәр дә ит яки балыктан берәр салат ясарга уйлап та, анда тагын нәрсә салырга белмисез икән, «свежий» җимешләр яки маринадланган яшелчәләр кушыгыз.
  • Балыкның тәңкәләре җиңел чистартылсын дисәгез, аны алдан кайнар су белән коендырыгыз.
  • Үзенчәлекле исле балыклар бар. Аны киметү яки бетерү өчен, балыкны әзерләгәндә консервланган кыяр кабыгы кушыгыз.
  • Суыткычыгыздан начар ис килә, ә бушатып юарга әлегә вакытыгыз юк икән, бер баш суганны дүрткә бүлеп куегыз.

Чыганак 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев