Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Авокадо файдалымы?

Элек әлеге җиләк-җимеш турында хыялланырга гына була иде. Хәзер исә аны тукталышлар тирәсендә урнашкан җиләк-җимеш киоскысыннан да сатып алырга, бик ашыйсың килсә, гади авыл кибете хуҗасына заказ биреп тә кайтартырга була.

Карап торышка матур булмаса да, авокадо бик тәмле җимеш һәм шул ук вакытта файдалы да. Аны креветка, тавык ите белән дә ашарга яки салат, соусларга салырга була. Авокадо туклыклы, анда авыр майлар юк. Белгечләр исбатлавынча, ул - диетик ризык. Анда бер генә грамм да холестерин юк, киресенчә, кандагы холестеринны бетерә торган матдә бар.

Авокадо - С, Е витаминнары чыганагы, аксым һәм углеводка бай, анда В группасына кергән кайбер матдәләр бар. Аның составында күп күләмдә май, шулай ук Е витамины булу тире һәм чәч өчен бик файдалы.

Аны сатып алганда аеруча тышкы кыяфәтенә игътибарлы булырга кирәк. Җимешнең кабыгы чиста, бозылмаган, кара тимгелләрсез, яргаланмаган булырга тиеш. Әгәр дә шулай түгел икән, димәк, җимеш бозыла башлаган. Сайлап алганда авокадога бармак белән басып карагыз, ул йомшак икән, өлгергән дигән сүз. Әгәр дә каты булса, курыкмагыз, сатып алыгыз. Ләкин ашарга ашыкмагыз, аны берничә көнгә өлгерергә куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев