Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Балаларның агулану очракларын кисәтү

Дарулар һәм көнкүреш химиясен балалардан ераграк җыегыз — бу аларны агуланудан саклауның иң яхшы чарасы.

Һәр гаиләдә аптечка бар, анда күп санда таблеткалар, порошоклар һәм татып карауга тәмле препаратлар ята. Аларның сабыйлар өчен никадәр куркыныч булуын кайчак ата-ана оныта да. 

Бер таблеткада тәэсир иткеч матдәнең зур дозасы булуы бар. Шунысын истә тоту кирәк, дару белән агуланганнан соң, косу һәм ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылу кебек билгеләр булмаска, тын кысылу яисә кинәт йоклап китү булырга мөмкин. 

Дарулар дөрес сакланмаган гаиләдә балаларның дару белән агулану очраклары еш күзәтелә. Очраклы рәвештә балалар даруга тап булмасынга, аларны һәрвакыт күзгә күренеп тормаган, балалар алырлык җирдә булмаган урында саклау мөһим. Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты хезмәткәрләре ата-аналарны шул хакта кисәтә.

Медикаментларны саклауның файдалы һәм гади кагыйдәләре:
— даруларны балалар ала алмаслык урында саклагыз, алар күрерлек булмасын. Шкафның тыгыз һәм ышанычлы ябыла торган иң югары киштәсендә тоту яхшырак;
— бала барында дарулар кабул итмәгез, югыйсә кызыксыну аларга тынгы бирмәс;
— балага даруларны мөстәкыйль кулланырга ярамаганлыгын аңлатыгыз;
— вакыты чыккан даруларны чүп чиләгенә ыргытмагыз — матур һәм ялтыравыклы тышы балага уенчык булып күренүе бар;
— эштән өйгә кайтуга, медикаментлар һәм башка куркыныч әйберләр салынган сумкагызны караусыз калдырмагыз.
Көнкүреш химиясен файдаланганда, түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәү әһәмиятле:
— аларны балалардан ерак куярга, бик астында булса тагын да яшырак, ашамлыклардан аерым сакларга;
— һәр шешәдә яисә капта этикетка булырга тиеш: кулланыр алдыннан бар киңәшне укырга;
— көнкүреш химиясе һәм медикаментлар саклана торган шкаф ишекләренә махсус бик куерга.

Балагыз дару яисә нинди дә булса куркыныч матдә йоткан дип шикләнсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез — ашыгыч ярдәм машинасын чакыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев