Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Белгечләр кофе эчәр өчен иң кулай вакытны атады

Кофе баш мие һәм йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, кан әйләнешен яхшырта, матдәләр алмашынуын тизләтә.

Тик шул ук вакытта аны бөтен кешегә дә эчәргә ярамый — ул кайбер кешеләрдә йөрәк һәм ашказаны авыртулары тудыра ала, дип хәбәр итә medikforum.ru .

Әмма кофе файдага булган очракта да аны «рөхсәт ителгән вакытта» гына эчәргә була, иң яхшысы — 9:30дан 11:30га кадәр.

Бу вакытта әлеге эчемлекне яратучылар берничә чынаяк кофе эчәргә мөмкин. Ә аны куллану өчен иң начар вакыт-иртәнге 8 дән 9га кадәр, чөнки бу чорда организмда кортизол, стресс гормоны бик югары. Бу вакытта организмга тагын да күбрәк ярсу кирәк түгел. Шул ук сәбәп аркасында 12.00 һәм 13:00 арасында, шулай ук 17:30 һәм 18:30 арасында кофе эчәргә кирәкми.
Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев