Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Бәхеткә ат бүләк итәбез

Сихри Яңа ел бәйрәменә бик аз гына вакыт калды. Якыннарга бүләкләрне инде күптәннән алып куярга кирәк булса да, бу эшне иң ахырга калдыручылар да бар. Дөрес, әзер бүләкләрне сатып алу күпкә уңайлы, вакытны да аз ала. Әмма күңел җылысын биреп, үз кулларың белән ясалган бүләкне бирү - күңелле дә, очсыз...

Һәрхәлдә бу җаваплы эшкә җитди карарга кирәк. Бүләк бирәсе кешенең теләкләрен искә алсаң тагы да яхшы, димәк син кемнеңдер хыялын тормышка ашырырга мөмкинсең. Бу вакытта бәйрәм тагы да сихри төс ала.

Иң беренче - елның символына әһәмият бирергә кирәк, ул Зәңгәр төстәге Агач Ат.

Көнчыгыш риваятьләр буенча, бүләктә елның символы ясалган булса, аны алган кешегә яңа елда һичшиксез уңыш елмаячак. Шуңа күрә 2014 елда иң таралган бүләк булып, ат сыннары, статуэтка, картина, уенчык, брелок санала.

Атлар ерак араларга йөрергә яраклашкан хайван, шуңа күрә җылы якларга яки чаңгы шуу курортларына юллама да әйбәт бүләк була ала.

ГУЗӘЛ ЗАТЛАРГА БҮЛӘК

Хатын-кызлар нечкә күңелле затлар, шул уңайдан ирләргә бераз тырышырга кирәк булачак. Төрле агачтан ясалып, аквамарин һәм оникс ташлары белән бизәлгән Ат билгесен символлаштыручы ювелир бизәнгечләр урынлы булыр.

Моннан тыш сөеклеңә алтын дага бүләк итәргә мөмкин, аның бәясе 1600 сумнан башлана.

Хыялый затларны елның символы булган төсле йомшак уенчыклар белән сөендерергә була, аларның бәясе 120 сумнан. Ә менә балчыктан ясалган копилкаларны якынча 150 сумнан алырга мөмкин. Бүләк буларак яңа ел төнендә декоратив шәмнәр дә урынлы, аларның бәяләре 100 сумнан башлана.

Шулай ук фарфор атлар (60 сум), матур чынаяк (100 сум), елның символы һәм календарь төшерелгән куна такталары (150 сум), фарфор тәлинкә (160 сум) алырга була.

ИРЛӘРГӘ НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ

Ирләргә яңа ел бүләген сайлауга иҗади карарга кирәк. Иң кулае - уенчык ат дирбиясе, дагасы яки ковбой атрибутлары, мәсәлән, эшләпә, каеш, джинсы чалбар. Аның ише бүләкләрнең бәясе 300 сум һәм аннан югары. Мондый бүләкне теләсә кайсы кибеттән алырга мөмкин. Әгәр дә сезнең яратканыгыз йорт җанлы ир икән, ул вакытта бүләккә җылы свитер, оекбаш бүләк итәргә мөмкин, үзең бәйләгән булсаң тагын да яхшырак. Универсаль бүләк булып кыйммәтле эчемлекләр санала. Җитештерүчеләр Яңа ел бәйрәме уңаеннан махсус бүләк төрләрен эшләп чыгара, аларны рюмка, бокал һәм башка зур булмаган бүләкләр белән комплектлыйлар. Мондый бүләккә 800 сум түләргә кирәк булачак. Матур әйберләр яратучы ир затына көмеш дага бүләк итсәң дә була, аны 1200 сумга алырга мөмкин.

Бүләк сайлауга иҗади якын килеп, берәр кабатланмас әйбер уйлап чыгарырга да була. Мәсәлән, конфетлардан ясалган бәйләм - менә дигән яңа ел бүләге. Бәйләмне ясар өчен чыршы ботагын кулланырга була. Бәйләмгә күп итеп уенчык, конфет элеп чыксаң бик матур булачак.

Түшәмгә кечкенә йолдызлар ябыштырып чыксаң - сөеклеңне алмазлы күк йөзе бүләк белән гаҗәпләндерәсең. Сезгә бары тик төнлә янып торган махсус йолдызлар ябыштырып чыгарга гына кирәк булачак, ә алар инде кибетләрдә юн бәягә генә сатыла.

Бүләкне кәрзингә салып бирергә дә була. Иң мөһиме, алар бер төрдәрәк булырга тиеш. Мәсәлән, әниләргә косметика, ванна өчен тоз һәм гель, май, йомшак сөлге яки ефәк халат бүләк итергә була.

Исегездә тотыгыз, бүләк - бик әһәмиятле әйбер, тик сезнең изге теләкләрегездән һәм уңай хисләрегездән башка алар берни дә тормый.

Сабина КАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев