Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Булгур файдалымы?

Соңгы вакытта аеруча киң таралу алган бу ярмадан пылау пешерәләр, салатка һәм камыр ризыкларына кушалар. 

Булгур каты сортлы бодайдан ясала. Бодайны кайнар су белән пешекләп, киптерәләр һәм ваклыйлар. Бу — шактый озак һәм мәшәкатьле эш. Иң элек бодайны йомшарганчы пешерәләр. Аннан берничә көн киптерәләр, ваклыйлар һәм кабат киптерәләр. Элек бу эшләрнең һәркайсы кул белән башкарылган, хәзер булгур күпләп җитештерелә.

Булгурның калориялелеге түбән, 100 граммында бары 83 ккал гына, бу — карабодай һәм дөгедән дә азрак. Икенчедән, ул клетчаткага дөгедән 10 тапкыр баерак. Булгур өлкән яшьтәгеләргә, симерү куркынычы булган кешеләргә файдалы. Ул организмны шлаклардан чистарта, эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, туры эчәк рагыннан саклый.

Кибетләрдә сатыла торган булгур ике төргә бүленә. «Пилавлик» — эре ярма, аны пылау пешерү өчен кулланырга була. «Кофтелик» — ваграк итеп төелгән бодай, салат, аш, камыр ризыклары әзерләгәндә файдаланалар. Азия илләрендә аның бик күп төрен очратырга була.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев