Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Чүлмәктәге балык

Әлеге ризыкны әзерләү өчен 1 килограмм балык ите, ярты стакан он, 1 стакан каймак, 1 стакан шулпа, 7-8 бәрәңге, 3-4 баш суган, 30-40 грамм үсемлек мае, 4-5 ак гөмбә, 50 грамм сары май, 1 баш сарымсак, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр кирәк.

Балыкны телемләп кисәргә, тозларга. Онда әвәләп, үсемлек маенда кыздырырга.

Суганны, гөмбәне ваклап турап, сары майда кыздырырга.

Бәрәңгене чистартырга һәм тәгәрмәчләп турарга. Чүлмәккә башта бәрәңге, аннан суган белән гөмбә салырга. Өстенә кызган балык, сарымсак, тоз, борыч, шулпа, каймак салып, духовкага куярга. Чүлмәктә ризык пешкәндә аны бераз селкеткәләп алырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев