Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Ирләргә менә дигән...

Грушаны борын-борыннан халык медицинасында кулланганнар. Аның төп сыйфаты - организмны ныгыта. Ул сидек кудыру, дезинфекцияләү, температура төшерү, ютәлне киметү үзлегенә ия. Халык медицинасында аның агачтан өзелгәнен генә түгел, киптерелгәнен дә кулланырга була. Шулай ук согы, төнәтмәсе дә бик файдалы.

Грушаның җимешләре шикәр авыруы белән газапланучыларга менә дигән дәва. Төнәтмәсен сидек юлларында ялкынсыну булганда эчәләр. Киптерелгән җимешләрдән ясалган төнәтмәләр авыруны баса, сидек кудырту үзлегенә ия. Пешерелгән һәм кайнатылган җимешләр көчле ютәл, буылу, үпкәләрдә туберкулез булганда кулланыла. Белгечләр ачыклаганча, вак кыргый грушада арбутин, хлороген кислотасы, Р витамины бик күп. Сидек юлларында таш булучылар, гадәттә, составында арбутин булган нарат җиләге яки турак уты (толокнянка) яфраклары төнәтмәсен кулланалар. Бу авыруны груша ярдәмендә дә җиңәргә була. Сидек юлында таш булучылар ач карынга ике кыргый груша ашарга тиеш. Шулай ук шикәрсез кайнатылган компотын да эчәргә мөмкин. Дөрес, әлеге җимешнең организмга тискәре яклары да бар. Азык эшкәртү органнары ялкынсынганда аны ашарга ярамый. Өлкән кешеләргә грушаны бары тик ашаганнан соң гына кулланырга киңәш ителә.

Җылы якларда груша җимешләрен һәм яфракларын инде күптәннән төрле ялкынсынулар вакытында кулланалар. Әлеге агачның яфракларында гөмбәчекләргә каршы тора ала торган матдәләр бар. Шуңа күрә дә яшь яфракларыннан әзерләнгән төнәтмәләр белән гөмбәчек авыруларын һәм дерматитларны дәвалап була. Ә киптерелгән яфраклардан әзерләнгән порошок тирләүне киметә.

Груша җимешен ашказаны асты бизе авырганда да кулланырга мөмкин. Киптерелгән яки яңа өзелгән җимешләрне, шулай ук алардан әзерләнгән эчемлекләрне симергән яки шикәр авыруы белән газапланган кешеләр көндәлек рационнарына кертә алалар. Грушада организмга хәл, көч кертә, йогышлы авыруларга каршы тора торган уникаль эфир майлары, биологик актив матдәләр бар. Әлеге җимешне хәтта депрессиягә каршы тора ала диләр.

Грушаны бик нык арыган, баш әйләнгән, йөрәк какканда ашарга кирәк. Ул организмга хәл кертә. Шулай ук аппетит булмаганда, яралар озак төзәлгән вакытта да халык медицинасы бу җимешне ашарга киңәш итә. Азканлылык вакытында да әлеге җимеш бик файдалы. Моның өчен грушаны кабыгыннан арындырып, йомшагын алалар һәм ике чәй кашыгы бал белән болгаталар. Груша йомшагында йөрәк һәм мускуллар эшчәнлеген яхшырта торган калий ионы бар.

Груша җимешендәге органик кислоталар ашкайнату эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, бавыр һәм бөер эшчәнлеген көйли. Киптерелгән груша төнәтмәсе, компоты танинга бай. Дич-грушасы бактерицид үзлеккә ия. Аны цистит, бөер авыруларыннан кулланалар. Әгәр дә груша компотын яки согын даими рәвештә эчсәң, бөердәге ташлардан котылырга мөмкин.

Ирләр өчен әлеге җимеш аеруча файдалы. Озак еллар дәвамында аны простатитны дәвалау өчен файдаланалар. Груша орлыклары эчтәге суалчаннардан арынырга ярдәм итә. Ачы һәм каты сортлар ашказаны һәм бавыр эшчәнлеген яхшырта, аппетитны үзгәртә. Ләкин ул организм тарафыннан авырдан үзләштерелә. Шуңа күрә дә мондый сортлы җимешләрне нерв системасы зарарланган, паралич булган кешеләргә ашарга киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев