Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Кояш зарарлы да була

Җәйге кызуда үз-үзеңне ничек сакларга?

Кояш сугудан күңелсез хәлгә тарымас өчен алдан ук саклык чаралары күрергә кирәк: аеруча олы яшьтәгеләр һәм балалар, ак тәнле кешеләр кызудан зыян күрүчән.

Балаларны кояш һәм кызу сугудан саклап калу өчен, гади генә кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Мондый көннәрдә балаларга юка киҗе-мамык тукымадан тегелгән иркен кием кидерергә, башына панама яки яулык ябарга кирәк. Бу өлкәннәргә дә кагыла. Муенны кысып тора торган күтәрмә якалардан баш тартыгыз, тар күлмәк кимәгез һәм билне каеш белән бумагыз.

Юлга чыкканда яки кая да булса йөрергә чыкканда газсыз минераль яки кайнатып суытылган, бераз җиләк салынган, артык баллы булмаган су алыгыз. Прогулкалар өчен күләгәле урыннарны сайлагыз. Көннең иң кызу вакытында - көндезге 11 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр урамда йөрергә тырышмагыз.

Баланы ашату өчен җиңел үзләштерелә торган ризыклар - яшелчә һәм җиләк-җимеш боламыгы, әчетелгән сөт продуктлары сайларга тырышыгыз, ә менә итле ризыкларны көннең икенче яртысында бирү кулай.

Төрле өянәкләр китереп чыгаруга сәбәп булырдай факторлар - физик һәм эмоциональ киеренкелектән, кызудан, җилдән сакланыгыз, артык күп ашаудан һәм кофе кулланудан тыелып торыгыз.

Артык салкын су кулланырга тырышмагыз, чөнки ул сезне кызудан саклап калмаячак, бәлки кан юллары тагын да кысылачак кына. Көн дәвамында пульверизатордан бераз җылы су сиптерү сезгә рәхәтлек бирер. Нәкъ менә шундый су тәндәге артык май катламын юып, тирене сафландыра, аның сулау мөмкинлеген арттыра

Дача участогында булган авыру кешеләргә нык иелеп эшләргә ярамый, бу артериаль басымның кинәт күтәрелүенә сәбәп булырга мөмкин. Эш режимын төгәл саклагыз. Әгәр тыныгыз кысылса, йөрәк ритмы бозылса, баш әйләнсә, күкрәк тирәсе авыртса, физик эштән туктарга, киеренкелектән арынырга кирәк. Кызуда эш эшләүдән бөтенләй баш тарту зарур. Үзегез белән даими рәвештә тонометр йөртергә онытмагыз. Баш авыртуларның барысы да гипертоник криз башлануга бәйле түгел, шунлыктан кан басымын үлчәми-нитми генә дару кабарга ашыкмагыз. Баш авыртуның сәбәпләре төрле: ул стресстан яки артык арудан да булырга мөмкин. Даруны контрольсез кабул итү артериаль басымны кинәт түбәнәйтеп, аң югалуга китерүе ихтимал.

Гөлфара Фәрдиева, медицина профилактикасы кабинеты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев