Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Мультиварканы ничек сайларга?

Кухня кирәк-яракларының бүген нинди генә төре юк! Миксерлар болгата, блендерлар изә, комбайннар турый, ипи дә үзеннән-үзе пешә хәзер, парда пешерелә торган ризыклар да бик тиз әзер була. Соңгы вакытта исә мультиварка дигән яңа җиһаз киң кулланыла башлады. Хуҗабикәләр аны шундук яратып өлгерде. Шулай булмый ни, шул бер казанда гына да...

Уңайлыклары

Мультиваркада ризык әзерләү өчен аш-су остасы булырга кирәкми. Аннан бөтенләй пешерә белмәгән кешеләр дә файдалана ала. Моның өчен мультиварканың казанына әзер продуктларны салып һәм кирәкле режимны сайлап, төймәгә генә басып җибәрергә кирәк. Автоном булуы нәтиҗәсендә мультиварка бар нәрсәне үзе башкара. Андагы ризык көйми, суы ташымый, изелеп бетми. Аны чистарту да бик ансат - ризык пешкән казанын гына юып аласың. Мультиваркадагы ризык тәмле генә түгел, ә файдалы булып та пешә. Монда ризык үзенең барлык файдалы үзлекләрен саклап кала. Казанының көйдерми торган махсус өслеге әйберне май салмыйча пешерергә мөмкинлек бирә, герметик капкач исә эчкә һава кертүдән саклый.

Ниндиен алырга?

Бүген җитештерүчеләр мультиваркаларның бик күп төрен тәкъдим итә. Аларның бәясе нинди чималдан эшләнүенә һәм нинди функцияләре барлыгына карап билгеләнә.

Төренә карап

Барлык мультиваркаларны да ике категориягә бүләргә мөмкин. Беренчесенә ризыкны басым астында әзерләүгә көйләнгән тиз пешерүче мультиваркалар керә. Алар конструкцияләренең ныклыгы, индукцион җылыткычы, температура һәм басым белән идарә итү төймәләре барлыгы һәм әзерләү режимнарының төрлелеге белән аерылып тора.

Икенче категориягә басымсыз эшләүче мультиваркалар керә. Алар күпләргә таныш дөге яки ботка пешерү җайланмаларына охшаш. Таймерлары һәм төрле ризык пешерү өчен берничә функциясе бар.

Казанының күләменә карап

Мультиварка казаннарының күләме төрлечә булырга мөмкин. Үзегезнең гаиләгә туры килердәен сайлап алырга тырышыгыз. Казаны 4 литрга кадәр булганнарында - берничә кешегә җитәрлек, 7 литрга кадәрлеләрендә ишле гаиләне туйдырырлык ризык әзерләргә була.

Эш режимына карап

Иң гади һәм кыйммәт булмаган мультиварка модельләрендә пешерү, томалап пешерү, кызартып пешерү, парда пешерү кебек гади функцияләр генә була. Заманчарак модельләрендә исә ризык әзерләү режимнары күптөрле була. Араларында "Пылау", "Карабодай", "Ботка", "Сөтле ботка", "Камыр ризыгы", "Аш" һ.б. кебек функцияләр белән баетылганнарын очратырга мөмкин.

Өстәмә функцияләр

Яңарак чыккан модельләрдә югарыда санап үтелгәннәрдән тыш һәр төр продукт өчен автомат рәвештә вакыт һәм температура билгеләү режимнары да була. Ягъни ризыкны үзеңә кирәкле вакытка пешеп чыгарлык итеп көйләргә мөмкин.

vatantat.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев