Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Ни өчен өй янына сирень утыртырга ярамый?

Бу куакка кагылышлы бихисап юраулар, ышанулар һәм билгеләр яшәп килә

Ихатада чәчәк атып утыручы хуш исле сиреньгә сокланмыйча мөмкин түгел. Тик бу куакка кагылышлы бихисап юраулар, ышанулар һәм билгеләр яшәп килә, дип яза «Кызыл таң».

Шундый бер ышануга караганда, ак чәчәк ата торган сиреньне ихатага утыртырга ярамый икән. Әгәр аны өйгә керә торган юл янына утыртсаң, бу йортта яшәүче кызлар кияүгә чыга алмыйча кала, ә кияүдәгеләре ирсез калырга да мөмкин. Моннан тыш, ул авыру кешеләргә савыгырга да комачаулый икән.

Сиреньне урамга утырткан очракта, ак чәчәклесе янына шәмәхә төстәгесен дә утыртырга киңәш ителә. Шәмәхә төсле чәчәкләр начар йогынтыны бетерә. Мондый сирень начар уйлы, көнчел кешеләрдән саклый, дип тә әйтәләр.

Чынлап та, сирень куагын йортка бик якын утыртырга ярамый. Сез утырткан кечкенә ботак 10-12 елдан соң 3-4 метрлык зур куакка әйләнә. Аның тамырлары 2 метр тирәнлеккә кадәр җәелә. Шуңа белгечләр дә сиреньне өйгә якын утыртмаска куша.
Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев