Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Ә сез кәстрүл сайлый беләсезме?

Үзебез әзерләгән аш-суның файда-зыяны ризык сыйфатына гына түгел, савыт-сабага да бәйле. Сәламәтлегебез какшамасын өчен, кухнядагы кәстрүл-табалар нинди булырга тиеш?

Эмаль кәстрүл

Элеккечә үк, кухняларыбызда "лидер" булып тора. Эмальнең өстенлеге - теге яки бу матдәләр белән химик реакцияләргә кермәү. Мондый савыт-сабада теләсә нинди аш, ит, балык, яшелчә пешереп, кәбестә яки кыяр тозлап була. Моннан тыш әзер ризыкны эмаль савытка салып, суыткычта тотуның да зыяны юк.

Игътибар! Сатып алганда, кәстрүлнең эчен бик җентекләп карагыз: анда кабарынкы урыннар, таплар булмаска тиеш. Кәстрүлнең ак эчлесен сайлап алырга тырышыгыз, чөнки башкаларында сәламәтлеккә зыянлы буяулар кулланылган булырга мөмкин. Тик мондый савыт-саба куркынычсызлык техникасын төгәл үтәүне таләп итә: тигезле-тигезсез җылытканда яки кисәк кенә суытканда эмаль өслеге чатнап, зарарлы матдәләрнең ризыкка үтеп керү ихтималы бар. Өслегендә кечкенә генә ярык-мазар күрсәгез дә, кәстрүлне һич кызганмыйча кухнядан читкәрәк озатыгыз. Эмаль порошоксыман чистарткычларны яратмый. Берәр нәрсә көйдерсәгез, кәстрүлгә аз гына су салып, бер аш кашыгы чәй содасы өстәгез дә эремәне биш минут дәвамында кайнатыгыз. Шуннан соң, савыт-саба юа торган сыекча салып, йомшак губка белән юыгыз.

Тутыкмас корычтан

Мондый кәстрүлне хуҗабикәләр генә түгел, профессиональ пешекчеләр дә ярата. Чөнки анда суны аз гына күләмдә салып та төрледән-төрле тәмле ризыклар пешерергә була. Ә аз суда ризык бик тәмле булып пешә. Корычның кислоталарга "исе китми", шуңа күрә тозлау-маринадлау өчен кулай. Аннан килеп, мондый савыт-саба бик матур, зәвыклы булып күренә. Бу кадәресе исә хуҗабикәгә "психологик ярдәм" кебек тәэсир итә. Кухняда кәефнең әйбәт булуы да бик кирәк ләбаса.

Игътибар! Бүген сатуда корычтан эшләнгән "фирменный" савыт-саба урынына ялганнарын сату очраклары да аз түгел. Әйбәт кәстрүлләр медицина корычыннан эшләнә. Аларның төбенә гадәттә "18/10 Stainless Steel" дип язып куела. Корыч 18 процентка хромнан һәм 10 процентка никельдән тора дигән сүз бу. Шулай ук "nikel free" дигән язулы, ягъни никельсез кәстрүлләр дә була. Түбән сыйфатлы савытның өслеге, төбе юка, кырыйлары нык "бөтәрләнеп" тора. Мондый кәстрүлне гадәттә тутыкмый торган фольгадан ясыйлар. Гомумән, кәстрүл сайлап алуның төп кагыйдәсе: төбе һәм өслеге никадәр калынрак булса, шуның кадәр әйбәтрәк. Кәстрүлнең "фирменный" һәм сыйфатлы булуы турында бәясе дә бик яхшы "сөйли": әйтик, илебездә җитештерелгән эмаль кәстрүлнекеннән 2-3 тапкыр зуррак булырга мөмкин ул. Корыч савыт-сабаны юу да бик җиңел. Ә инде авыррак юыла торган тапларын, көйгән-янган урыннарын тутыкмас корыч өчен махсус чистарткычлар белән бетерергә мөмкин.

Тефлон

Мондый кәстрүлдә теләсә нинди ризык пешерергә була. Ул бигрәк тә төрле рагу, гомумән, "второй"га ризыклар пешерү өчен бик уңайлы. Көйдермәве сәбәпле, май салмаска да була диярлек. Ә бу - бик мөһим, чөнки ризыкның калориясе кими дигән сүз бит. Бердәнбер җитешсезлеге - хезмәт итү срогының аз булуы (2-3 ел). Хәер, нигезе алюминийдан түгел, ә корычтан торганыннан озак еллар буе файдаланырга мөмкин.

Игътибар! Кайберәүләр тефлонны, сәламәтлек өчен зарарлы, дип саный. Әмма күп кенә тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, өслегенә зыян килмәгәндә, тефлон зарарлы була алмый. Сүз уңаеннан, хәзер аның еш кына минераль яки металл өстәмәләр кушып җитештерелүен дә искәртик. Мондый кәстрүлләр тиз генә тырналмый. Димәк, сәламәтлеккә куркыныч яный алмый.

Көйдерми торган тагын бер савыт-саба бар әле. Керамикадан эшләнгән кәстрүлләр бу. Экологик яктан чиста һәм сәламәтлек өчен йөз процентка зыянсыз, чөнки аның составында "химия" юк. Моннан тыш керамик савытта бактерияләр тиз үрчеми. Шуңа күрә әзер ризыкны суыткычта эмаль савыттагыдан озаграк саклап була.

Игътибар! Керамик өслекле кәстрүлне суыткычтан алгач та утка куярга ярамый. Чөнки температура кисәк кенә алышынганда өслек чатнарга мөмкин.

vatantat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев