Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Ташкабактан рулетлар

Көзен бакчаларда кабаклар, ташкабаклар тәгәрәп үсә. Алардан ниләр әзерләргә? Бу сәхифәбездә без сезгә ташкабактан рулетлар ясарга тәкъдим итәбез. Әлеге ризыкны көндәлек ашау итәргә дә, бәйрәм табынына әзерләргә дә була.

Кирәк:

Ташкабак - 2 данә

Кишер - 1 данә

Суган - 1 данә

Помидор - 1 данә

Майонез - 1 аш кашыгы

Он - 2 аш кашыгы

Угыч аша чыгарылган сыр - 50 гр.

Тәмләткечләр, укроп, петрушка.

Әзерләү:

1. Ташкабакны буйга, телемләп кисәргә, тәмләткечләр кушылган онда әвәләргә һәм сыек май салынган табада кыздырып алырга.

2. Эчлек өчен: туралган кишер һәм суганны кыздырып алырга, помидор, майонез һәм укроп-петрушка салып бергә болгатырга

3. Ташкабакның һәр телеменә берәр аш кашыгы эчлек салырга һәм рулет итеп төрергә.

4. Рулетларның өстенә уылган сыр сибәргә һәм кызган духовка миченә 15 минутка куеп пешереп алырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев