Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Тәмле абрикос кайнатмасы

Бу кайнатма белән чәй эчүдән бер кунак та баш тартмаячак.

1 килограмм абрикос, 1,2 килограмм шикәр, 2 стакан су, бер-ике чеметем лимон кислотасы.
Кайнатма ясау өчен тыгыз итле, йомшармаган җимешләр кирәк. Төшләрен алабыз, дуршлагка салып 1-2 минут кайнап торган суда пешеклибез һәм салкын суга салабыз. 1 килограмм шикәргә 2 стакан су исәбеннән сироп әзерләп, җимешләр өстенә кайнар сироп коябыз. 4-6 сәгать тотабыз. Аннары 5-6 минут акрын утта кайнатабыз. Тагын 7-8 сәгатькә калдырабыз. 2-3 тапкыр шулай эшлибез. Соңгы тапкыр кайнатканда 200 грамм шикәр өстәп, болгата-болгата кайнатабыз. Иң соңыннан лимон кислотасы салабыз. Кайнатма суынгач, банкаларга тутырабыз.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев