Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

То­мау­ны дә­ва­лау

То­мау, дә­ва­ла­ган­да 14 көн­дә, ә дә­ва­ла­ма­ган­да ике ат­на­дан үтә ди­гән кы­зык әй­тем­не ишет­кә­не­гез бар­дыр. Да­ру­лар­га би­ре­лә тор­ган аң­лат­ма­лар­да, га­дәт­тә, бо­рын­га та­мы­зу өчен чык­кан там­чы­лар­ны 5-7 көн­нән ар­тык кул­лан­мас­ка тәкъ­дим итә­ләр. Ә кал­ган 7 көн­дә "җе­бе­гән" бо­рын­ны нәр­сә бе­лән дә­ва­лап бу­ла соң?

Иң элек шу­ны­сын әй­тер­гә ки­рәк: сүз га­дә­ти сал­кын ти­гән­дә бу­ла тор­ган то­мау ту­рын­да ба­ра. Фән­дә әле­ге то­мау­ны көч­ле ви­рус­лы ри­нит дип атый­лар. Нәкъ ме­нә хә­зер­ге ва­кыт­та ви­рус­лы ри­нит ха­ким­лек итә дә ин­де. Та­биб ото­ла­рин­го­лог­лар рас­ла­ган­ча, ви­рус­лы ри­нит өч чор­дан гый­ба­рәт. Бе­рен­че­се бер­ни­чә сә­гать дә­вам итә һәм ке­ше аны су­лыш юл­ла­рын­да­гы бер уңай­сыз­лык итеп ке­нә си­зә. Икен­че чор­да исә су­га ох­ша­ган мат­дә бү­ле­неп чы­га баш­лый. Ә өчен­че чор баш­ла­ну бе­лән (якын­ча өчен­че көн­не) әле­ге сы­ек­ча ку­е­ра.

Көч­ле ри­нит­ны бе­рен­че бас­кы­чын­да ук си­зеп ал­са­гыз, йом­шар­ту кө­че­нә ия бул­ган май­лы там­чы­лар һәм им­му­ни­тет­ны кө­чәй­тү­че ин­тер­фе­рон пре­па­рат­ла­ры, ан­тиг­рип­пин, аф­лу­бин, им­му­нал ке­бек да­ру­лар бе­лән дә­ва­ла­ну хә­ер­ле­рәк. Бо­рын өс­те­нә (лә­кин ти­шек­лә­ре­нә тү­гел) җы­лы­ту өчен пеш­кән йо­мыр­ка, ка­бык­лы кай­нар бә­рәң­ге, җы­лы­тыл­ган мен­дәр­чек­ле тоз ку­я­лар.

Икен­че бас­кыч­та, бо­рын­нан су­лы мат­дә бү­ле­неп чы­га баш­ла­гач, бо­рын ях­шы­рак су­ла­сын һәм бү­ле­неш ки­ме­сен өчен, та­мыр­лар­ны та­ра­ту­чы там­чы­лар­дан фай­да­ла­ну бик мө­һим. Шу­лай ук им­му­ни­тет­ны арт­ты­ру­чы да­ру­лар да бик нык яр­дәм итә.

Өчен­че бас­кыч­та ин­де бо­рын ты­гы­луы кө­чәй­гәч, шу­лай ук май­лы там­чы­лар кул­ла­ныр­га ки­рәк.

Әгәр то­мау 10-14 көн эчен­дә үт­мә­сә, та­биб­ка кү­ре­нү зы­ян ит­мәс. Чөн­ки мо­ны гай­мо­рит­ның бе­рен­че бил­ге­се, яки да­ру­лар­га ия­лә­шү дип аң­лар­га ки­рәк. Бо­рын эчен кип­те­реп да­ру­лар­ны 3-5 көн­нән дә ар­тык кул­ла­ныр­га яра­мый, ә май­лы там­чы­лар­ны та­биб күр­сәт­мә­сен­нән баш­ка да 15 көн­гә ка­дәр та­мы­зыр­га мөм­кин. Кай­бе­рәү­ләр, көч­ле то­мау төш­кән­дә май­лы там­чы­лар бу­лыш­мый, дип уй­лый. Әгәр дә әле­ге там­чы­лар­ны кул­ла­ну ал­лер­гия бир­ми икән, баш тар­тыр­га ки­рәк­ми, чөн­ки алар бо­рын ях­шы­рак су­ла­сын өчен тү­гел, ә ин­фек­ция бе­лән кө­рә­шү өчен ка­рал­ган. Шу­ңа да там­чы­лы да­ру­лар­ның уңай нә­ти­җә­сен ке­ше тиз ге­нә сиз­мәс­кә дә мөм­кин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев