Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Яман шештән саклый торган ризыклар 

Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша. 

Кәбестәнең бөтен төрендә һәм шалканда сульфорафан бар, ул шешнең үсүен туктата. 
Томат ликопенин дигән антиоксидант матдәгә бай, ул ирләрне простата (мәни бизе) шешеннән саклый. 
Яңа сыгылган кызыл чөгендер согы ашказаны, эчәклек, бавыр, бөер яман шешен кисәтә. 
Соядан эшләнгән ризыклар аномаль күзәнәкләр үсешен тоткарлый. 
Сельдь, сардина, макрель һәм сөләйман балыкларындагы туендырылмаган май кислоталары хатын-кызларны күкрәк шешеннән саклый. 
Ашказаны асты бизе һәм простата бизендәге шештән саклану өчен, кальмар, мидия, креветка кебек диңгез ризыкларына өстенлек бирү кирәк.

Парда пешерелгән ризыкларны күбрәк куллану яхшы. Бер үк майда беркайчан да ике тапкыр ризык кыздырмыйлар. Ысланган ашамлыклардагы сумала онкологик чиргә китерергә мөмкин. Туңмайны күп куллану рак башлану куркынычын арттыра. Ит һәм казылыкны да чама хисен югалтмыйча ашау зарур. Майсыз сөт ризыклары, эремчеккә өстенлек бирү мәслихәт. Күгәрә башлаган ризыкны ташларга кирәк, чөнки күгәрек 10 төргә якын агулы матдә бүлеп чыгарырга сәләтле, мәсәлән, андагы афлатоксин бавыр яман шеше китереп чыгара ала.

Чыганак 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев