Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Йомырка пешкән суны помидорга сибәргә киңәш итәләр

Тик бөтен яшелчәгә дә ул су ярап бетми.

Хуҗабикәләр йомырка пешкән суны түгәргә өйрәнгән, аның файдалы яклары турында уйлап та карамый. Ә аның кабыгында бик күп файдалы минераллар (фосфор, калий, күкерт, азот, тимер, магний һ.б.) бар. Әмма аларның иң мөһиме — карбонат кальций, ул продуктның гомум составының 90 процентын тәшкил итә.

Йомырка пешкән вакытта файдалы матдәләрнең бер өлеше суга чыга. Кальций белән баетылган су гөлләрне, үсемлекләрне тукландыру өчен суперашлама булып тора.

Йомырка пешкән суны гөлләргә 3-4 атнага бер тапкыр сибәргә мөмкин. Тик камелия, азалия, гортензия, фиалка һәм пеларгония кебек гөлләргә мондый су сибәргә ярамый.

«Йомырка» суы белән тукландырган помидор, салат, баклажан, кабак һәм башка яшелчәләр күп уңыш бирәчәк. Кальций ашламасын шулай ук алма, чия, карлыган һәм кура җиләге дә ярата.

Ә менә кыяр, бакча җиләге, фасоль, кәбестә һәм шпинат кебек үсемлекләр, киресенчә, бай кальцийлы туфракны начар кичерә. Минераль тозларның артык күп булуы авырулар килеп чыгуга, хәтта үсемлекләрнең һәлак булуына китерә.

Чыганак
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев