Алабуга нуры

Акча хөрмәт ярата

Кулыгызга акча кердеме, аның белән идарә итә белергә дә кирәк. Акча тотуның да үз законнары бар. Акча көчле мистик энергиягә ия. Әгәр дә сезнең финанс яктан тотрыклы буласыгыз килә икән, кайбер серләрне исегездә тоту мәслихәт. Күп кенә бай кешеләр гади халык белеп бетермәгән язылмаган закон нигезендә эш итә.

Әлеге закон безгә акчаны ничек итеп үзеңә "китерү" турында өйрәтә. Баксаң, Ходай кешеләргә 20 процент чамасы акчаны артыграк бирә икән. Менә шул артык өлешне безгә йортның махсус бер урынына яшереп куярга кушыла. Сезнең аңыгыз йортта акча барлыгын белеп торсын. Бу "кара көн"гә дип яшерелгән акчалар булырга тиеш түгел. Бераз суммада мая тупланганнан соң, аңа берәр зур әйбер алып куегыз. Менә шулай итеп, акча күпме керүгә карамастан, махсус касса булдырыгыз. Иң мөһиме - бу маяны беркайчан да тиененә кадәр туздырмагыз. Калган акча "гаилә байлыгы" дип санала да. Йортта булган акча сезгә финанс тотрыклылыгы китерәчәк.

Шул ук вакытта хәйрия максатларын да онытырга кирәкми. Бу закончалык борынгыдан килә. Ярдәм йөзеннән акчаларны туганнарга бирергә ярамый. Моның өчен мәчет-мәдрәсәләр, хастаханәләр, картлар, инвалидлар өчен йортлар, ятим балалар учреждениеләре бар. Әгәр дә туганнарга акчалата ярдәм итәбез икән, бу безнең шәхси чыгымнар гына дип санала.

Америкада яшәүче барлык бай кешеләр дә акча турындагы язылмаган законнарны яхшы белә. Һәм алар шуның нигезендә яшиләр дә. Билгеле, үзең эшләп тапкан акчаны башкаларга бирәсе килми. Әмма язылмаган закон шулай куша. Алар, үз тәҗрибәләреннән чыгып, моның шулай икәнен аңлаган инде.

Тагын бер үзенчәлек: хәләл булмаган акча кергән очракта, бу закон нигезендә яшәүчеләрнең гөнаһлары юыла. Ягъни акчаның 10 процентын хәйрия максатларына кулланырга кирәк. Ләкин шунысы бар: ярдәм йөзеннән бирелә торган акчаларны яшертен генә, кешегә сиздерми генә бирергә кушалар. Кайбер фирмалар һәм шәхси эшмәкәрләр кергән керемнәреннән башкаларга өлеш чыгарганын башкаларга сиздерә. Бу инде үз-үзеңә реклама дип атала. Читтән кергән акчаларны ярдәм йөзеннән тапшырганда, Ходайдан ярлыкавын сорарга киңәш итәләр.

Онытмагыз: акчалар һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Даими хәрәкәт акча керемен арттыра. Акча җыяр өчен яратылмаган. Әгәр дә кеше аны мая туплар өчен генә җыя икән, кыйммәтле энергия юкка чыга. Без акчаны тормыш алып бару, бәхетле булу өчен табарга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: