Алабуга нуры

Бал, әфлисун һәм лимоннан ясалган катнашма кан тамырларын чистарта

Әлеге катнашма кан тамырларын чистарту, иммунитетны ныгыту һәм кан басымын нормада тоту өчен файдалы.

2шәр лимон һәм әфлисунны кабыгы белән бергә иттарткычтан үткәрергә. 2 аш кашыгы бал белән болгатып, 1 тәүлек бүлмә температурасында тотарга, аннан суыткычка куярга кирәк. Әлеге катнашманы ашар алдыннан 1 ай дәвамында 2 чәй кашыгы кабарга кирәк.
Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: