Алабуга нуры

Балан бәлеше рецепты

Кичке чәйгә бездән тәмле рецепт. 

Камыр өчен: 500 г он, 250 г маргарин, 200 мл кефир, 0,5 стакан шикәр комы, 1 кап камыр көпшәкләндергеч, 1 чәй кашыгы сода, тоз.

Эчлек өчен: 0,5 кг балан, 5 аш кашыгы крахмал, 1 стакан шикәр комы.

Баланга су кушып, 2–3 сәгатькә духовкага тыгып торабыз. Шуңа шикәр комы, крахмал кушып, яхшылап болгатабыз.

Камыр басып, аны ике тигез өлешкә бүлеп, җәябез. Майланган табага бәлешне салып, мичтә 30 минут пешереп алабыз.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: