Алабуга нуры

Cәүдәнең кечкенә хәйләләре

"Акчасыз торып була, икмәксез торып булмый" дигән ата-бабайларыбыз. Дөньядагы һәр кеше көнне азык-төлексез күз алдына китерә алмый, чөнки кеше ашамыйча яши алмый.

Кеше көнгә бер тапкыр булса да кибеткә кереп беренче дәрәҗәдәге кирәкле товарларны (ипи, сөт) сатып ала. Әле бу минимум гына. Ашамлыкны без кибеттән алабыз, ә алар Алабугада почмак саен булуына карамастан, көн туды исә яңалары ачылып кына тора. Минем сеңлем "сезгә банан кабыгын кием урынына киясе калды инде", дип бездән, алабугалылардан, көлә. Үзе ул Алабуга мәктәбен тәмамлап башкалага китте. Дөрес, бездә җүнле кием кибете юк, ә менә азык-төлек кибетләрен санап бетерерлек түгел... Гафу итегез, уйларым темадан читкә китте.

Шулай, Алабуга азык-төлеккә бай. Күңелең ни теләсә - бар да бар. Хәтта Көнбатыш Ауропа илләре ашамлыклары да (фейхоа, папайя, маракуйя, помело, рамбутан, личи һ.б.) безнең шәһәр кибете стеллажларында даими "кунаклар". Аларны күреп мин генә түгел, сез дә сәер фруктны кулыгызга алып "бу нәрсә микән?", дип башыгызны ваткансыздыр. Сүзнең кыскасы, азык-төлеккә кибетләребез мул булса да, иң авыры - ризыкны дөрес сайлап алу.

Сатучы сезнең дус түгел

Минем азмы-күпме булса да җәй көне студент вакытта кибеттә эшләгәнем бар, шуңа күрә бары тик сезгә генә сәүдәнең кечкенә хәйләләр чаршавын ачам. Кибеттә иң мөһиме - сатучыларның тозагына эләкмәскә, хәйләкәрлекне вакытында танырга. Сатучылар кеше психологиясен бик яхшы белә һәм шуннан файдалана да. Игътибар иткәнегез юкмы, нигә супермаркетларда иң кирәкле товарлар сәүдә залының уртасында, ахырында я түрендә урнашкан? Бу - сатып алучы сәүдә залының зур территориясен үтсен, бәлки үзе белән тагын берәр нәрсә кыстырып китәр дип эшләнгән. Ә менә әйтик, "Эссен", "Магнит" супермаркетларына керү белән син кул арбасы тезелеп киткән рәткә тап буласың. Ә кечкенә уңайлы (сөт, ипи өчен генә) кәрзиннәр анда гомумән юк. Нигә икәнен әйтмәсәм дә була, болай да аңлыйсыздыр инде.

Бүгенге көндә мерчендайзер профессиясе бик популяр. Хәтта бу профессия дә кешенең күзен, үзен алдау ниятеннән уйлап чыгарылган, чөнки мерчендайзерның эше - товарларны стеллажларга кеше күзе төшәрлек итеп урнаштыру. Шуны әйтергә кирәк, стеллажның беренче рәтләрендә иң кыйммәтле товар тора.

Кибеткә товарны тиз генә сатып алу нияте белән керәсез икән, димәк, сез еш кына саклау вакыты чыккан товарны кыстырып китәсез. Ашыккан кеше бервакытта да товарның саклау вакытын, тышкы кыяфәтен карап тормый: кулына беренче эләккән әйберне ала да китә.

Сезгә тагын бер сер ачам: сатучы булып эшкә урнашу белән сүз байлыгым тагын бер сүзгә артты. Мин "ротация" сүзе белән таныштым. Ротация ул - саклау вакыты чыга торган товар сатып алучыга якын урнаштырылган булырга тиеш дигән сүз. Ягъни, яңа килгән товарны стеллажның артына яки иң төбенә урнаштыру. Ә саклау вакыты чыккан яки якын арада чыгачак товарны күз алдына кую. Шулай, супермаркетта яңа пешкән ипи яки яңа китерелгән сөт аласыгыз килсә, төптән эзләгез. Онытмагыз, ротация дигәне бөтен товарларга да кагыла.

Сыр белән колбаса турында да әйтмичә булмас. Әйдәгез күз алдына китерик: сезгә салатка кечкенә генә сыр яки колбаса кисәге кирәк. Әлбәттә, сез кибеткә барасыз, гадәттә, анда колбаса, сыр бер киштәдә урнашкан. Полиэтилен пленкага төрелгән сыр, колбаса кисәкләренең саклау вакытын карап тормасагыз да була, чөнки аларның пленкалары даталары белән бергә кибет ачылганчы тиз арада алыштырыла. Шуңа күрә товар кибеттә күпме ятса да, аны куллану вакыты гел яраклы булачак. Бу бары тик сатучы үзе бәясе язылган кәгазьне ябыштырган товарларга гына кагыла: сыр, колбаса, кәнфит, печенье, балык һ.б. Минемчә, мәсәлән, яхшы сыр, колбасаны тәҗрибәле җитештерүчеләр генә дөрес итеп сатып ала ала.

Статистика

Статистика буенча, һәр өченче рәсәйле бюджетны киметүче кирәксез товар сатып ала. Нинди товарларны без юкка сатып алабыз дип уйлыйсыз? рәсәйлеләрнең 26 проценты бер уйламый кондитер ризыгы ала; 18 проценты - исемлеккә кермәгән эчемлек һәм җиләк-җимеш; 15 проценты - колбаса, сыр, макарон; 8 проценты - икмәк һәм әзер салатлар яныннан буш кул белән уза алмый. Шуңа күрә кибеткә чыкканчы кирәкле ризыкларны исемлеккә язып кую киңәш ителә.

Кибеткә кергәч ашыкмагыз, сак булыгыз, капкынга әләкмәгез. Товарны кулыгызга алып бар яктан тикшерегез: тышкы кыяфәтен, исен. Ашларыгыз аз булса да, тәмле булсын.

Шулай итеп, 21 гасырда, заманча технологияләр үсеше чорында яшибез диләр. Кызганычка, кешенең рухи үсешен генә күзәтеп булмый: адым саен алдарга һәм еш кына кешегә хас булган гадилек, ышанучанлыкта баерга тырышалар.

Рузилә ГАЛИМОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: