Алабуга нуры

Чүпрәле ипи хәрәмме?

Матбугат басмаларында кайберәүләр чүпрәле ризыкның зарарлы булуы һәм шунлыктан ипине дә өйдә үзләре пешерүе хакында язмалар белән танышырга була.

«Чүпрә гөмбәләре югары температурада саклана. Аларны моның өчен махсус рәвештә, ген инженериясе ысулы белән табалар. Ул безнең организмга үтеп кереп, ашкайнату процессында катнаша торган бактерияләргә зарар китерә. Монда төкерек тә көчсез», дип исбатлый язма авторы. «Һичьюгы лаваш алырга тырышам. Апарада әзерләнгән ризык, бигрәк тә көрпәле булса, организмны чистарту үзлегенә ия. Мондый ипине куллана башлаган беренче көнне үк уңай үзгәреш тойдым», ди бер мөслимә.

Чүпрә куллансаң, теш тизрәк чери?!

Шунысы мәгълүм: чүпрәдән баш тартучылар көннән-көн арта бара. Әлеге күренеш чит илдән кергән мода булудан да бигрәк үз сәламәтлегеңне кайгырту. Апара икмәге мөселманнарның гына түгел, башка дин вәкилләренең дә өстәленә төшә. Фәнни-тикшеренү үзәкләре дә бу мәсьәләне читтә калдырмый. Әйтик, Сәнәгать һәм диңгез медицинасы институты Роспотребнадзорга кайбер төр продуктларны кулланыштан тыярга сорап мөрәҗәгать ясады. Шулар арасында чүпрә дә бар.

Кибеттә сатыла торган икмәк турында бүген интернет-форумнарда да кызу бәхәсләр бара. Кайберәүләр фикеренчә, кеше элек-электән үк ипи ашаган, моннан зыян күрмәгән. Икенче берәүләр исә әбиләребез чүпрә кулланмаган, камыр ризыклары пешергәндә әчетке-апара салган дип дәлилли, чүпрә исә, алар сүзләренә караганда, организмда әчү процессына китерә, ә моның өчен кальций тотыла. Врач-диетолог Ирина Лизун да нәкъ шул фикердә. Аның тикшеренүләре бүгенге балалар организмында кальций күләменең берничә тапкырга кимегәнен күрсәтә. Шуңа яңа буында теш тиз бозыла, сөяк озак еллар ныгый алмый.

Өйдә үз кулың белән әзерлисең

Икмәкне өйдә пешерсәң, аның ингридиентларын үзең күреп саласың. Шуңа санитар-гигиена таләпләре саклана, чит кушылмалар кулланылмый. Чөнки, белгечләр фикеренчә, ят кушылмалар, шулай ук чүпрә гөмбәләре генетик юл белән табыла, аларның яман шешкә китерү ихтималы зур. Чүпрәнең кеше организмындагы күзәнәкләргә тискәре тәэсире турында Нобель премиясе лауреаты Герхард Домагк күпсанлы фәнни эшләр язган. Башка галимнәр исә бүген аллергиядан интегүчеләр күбәюен дә чүпрәгә бәйли.

Әбиләр белми эшләмәгән

«Минем кебек дөрес тукланучылар күбәйсә, кибетләрдә дә апара ризыклар сатылыр иде. Дин тотучылар хәрәм ризыклардан тыш ризык өстәмәләре, буяу кушылган, шулай ук ГМО продуктлардан баш тарта бит», дип ассызыклый автор.

90 нчы елларда икмәккә дә чират торып тилмергән халык, кибеттә продукция күбәю белән өйдә ризык пешерүдән бизгән иде. Ашказаны, онкологик авырулар күбәю кешене яңадан табигый, өй ризыкларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә. Ничек кенә дисәң дә, әбиләребез мичтә коймак-кабартмаларны юктан гына пешермәгәндер.

"Матбугат-ру" сайтыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: