Алабуга нуры

Чәйнәп ашагыз!

Язгы һәм көзге чорларда эчем авырта дип зарланучылар бигрәк тә күбәя. Гадәттә аларның ашказанында гастрит булуы ачыклана. Бу авыру еш кына Helicobacter pylori бактериясе аркасында килеп чыга. Әмма шул ук вакытта дөрес тукланмау, даими стресс кичерү, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү дә аңа сәбәпче булырга мөмкин.

Әлеге диагноз табиб карап, эндоскопик тикшеренү үткәннән соң куела. Дәвалау процедуралары табиб билгеләгән диеталарны тоту, антибиотиклар, төрле медикаментлар эчү белән үрелеп бара. Еш кына бу авыруның билгеләре күренмәскә дә мөмкин. Әмма иртәме-соңмы, алар барыбер үзен белдерәчәк: ашыйсы килгәндә яисә ашаганнан соң корсакның өске өлешендә авырту тою, аппетит кимү, косасы килү, косу, кикерү, ябыгу һ.б. Бу билгеләр бер булып, бер бетеп торырга да мөмкин. Әмма гастритны дәваламау ашказаны җәрәхәтенә яисә яман шешкә китерергә мөмкин. Шуның өчен бу чиргә карата гел профилактика чараларын уздырып торырга: исерткечләрдән тыелырга, тәмәке тартмаска, дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

Гастрит килеп чыгуга бактерияләрдән тыш, ялкынсыну авыруларына каршы эчкән дарулар да сәбәпче була ала. Мондый төркемгә караган дарулар ашказанының лайлалы тышчасындагы молекуляр механизмнарны боза икән. Тиз һәм тиешенчә чәйнәмичә, артык кайнар яисә артык салкын, артык борычлы һәм тозлы ризык ашауның да нәтиҗәсе юк түгел.

Авыртуның үзен ни рәвешле сиздерүенә карап, гастрит кискен һәм хроник була ала. Кискен гастрит гадәттә бик тиз барлыкка килә (агулану, ашказанының лайлалы тышчасын, мисал өчен, спирт белән яндыру аркасында). Дөрес дәвалаган очракта, кискен гастрит 5-7 көннән соң уза. Аның хроник рәвешкә әверелүенә чирне вакытында һәм тиешенчә дәваламау, ашказаны эшчәнлегенә зарар китерүче факторларның даими кабатланып торуы сәбәп була. Балаларда гастрит күренешләре өлкәннәргә караганда сирәгрәк күзәтелә. Күп очракта мәктәптә укый башлагач, нормаль туклану режимы бозылгач. Еш кына кискен гастрит формасында. Шунысы да бар: балаларда билгеләр олыларныкына караганда көчлерәк күзәтелергә мөмкин: күп итеп косу, эч китү, начар аппетит.

Нинди формада булуына карамастан, гастрит вакытында исерткеч эчемлекләр эчүдән, тәмәке тартудан тыелып торырга, кыздырылган, артык майлы, борычлы, тозлы ризыклардан баш тартырга кирәк. Ашказанындагы әчелек күләме югары булганда, виноград согы, кәһвә эчү, кәбестә, арыш ипие, кузаклы ризыклар, казылык, ысланган балык ашау тыела. Шулай ук гөмбә, майлы ит (сарык, чучка, үрдәк), редис, камыр ризыклары рөхсәт ителми. Тоз, сарымсак, горчица, борычны шулай ук чикләргә кирәк. Ә менә суда пешерелгән тавык, куян итләрен, аеруча иттарткычтан берничә тапкыр чыгарылган итләрне, тәрәч, хек, горбуша кебек майлы булмаган балык төрләрен, яшелчә боткаларын ашарга, кисель эчәргә ярый. Суда пешерелгән ярма боткалары, сөт, майлы булмаган эремчек тә файдалы. Аксым ризыклары яңа күзәнәкләрне төзүдә каркас ролен үти. Шуңа күрә аларга аеруча игътибар итәргә кирәк. Көненә 5-6 тапкыр аз-азлап (1 стакан күләмендә) ашау - дөрес туклану була.

Ашказанындагы әчелек күләме югары булганда, түбәндәге халык медицинасы киңәшләре файдалы:

Җитен орлыгы. 1 аш кашыгы орлыкны суга салып, 5 минут буе кайнаталар һәм 1-2 сәгать төнәтәләр. Шуннан соң сөзәләр, килеп чыккан лайлалы катнашманы көненә 3-4 тапкыр аш алдыннан яисә авырту вакытында эчәләр.

Бәрәңге согы. Ашар алдыннан ярты стакан күләмендә эчәләр.

Гөлҗимеш. 100 грамм җимешне 1 стакан кайнар суга салып, 2 сәгать буе төнәтергә. Сөзеп, ашар алдыннан ярты сәгать кала эчәргә.

vatantat.ru сайтыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!