Алабуга нуры

Балыкның файдасы

Балык дөньяда иң файдалы азык продуктларының берсе булып тора. Аның ите аксым һәм D витамины кебек мөһим туклыклы матдәләргә бай.

Балык шулай ук омега-3 май кислотасының бик яхшы чыганагы булып тора, алар кешенең гәүдә һәм баш мие өчен гаять мөһим.


Кеше организмы өчен балык нәрсә белән файдалы — түбәндә тикшеренүләр раслаган фактлар.


1. Мөһим туклыклы матдәләр байлыгы. 
Балык бик күп туклыклы матдәләрдән, шул исәптән югары сыйфатлы аксым, йод, төрле витамин һәм минераллардан тора. Шулай ук балыкның майлы төрләрендә омега-3 май кислотасы һәм D витамины бар. 


2. Инфаркт һәм инсульт куркынычын киметергә мөмкин. 
Балык йөрәк өчен иң файдалы продуктларның берсе санала. Гаҗәп түгел, күп санлы тикшеренүләр күрсәткәнчә, балыкны даими рәвештә ашаучы кешеләрнең инфаркт, инсульт һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычы азрак. Белгечләр фикеренчә, балыкларның майлы сортларында омега-3 май кислоталарының күләме югары булганлыктан, йөрәк сәламәтлеге өчен тагын да файдалы. Атнага бер генә порция булса да балык ашау инфаркт һәм инсульт булу куркынычын киметә.


3. Балык баш мие һәм күзләр өчен кирәкле омега-3 май кислоталарына бай. 
Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга җитәрлек күләмдә омега-3 алырга киңәш ителә. Аларга сөләйман балыгы, сардина һәм форель балыкларын атнага 340 граммнан да артык булмаган күләмдә ашарга киңәш ителә.


4. Баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Баш мие эшчәнлеге яшь барган саен начарая. Күп кенә тикшеренүләр күрсәткәнчә, балыкны күбрәк ашаучы кешеләрнең акыл сәләтенең кимү дәрәҗәсе түбәнрәк булуы ачыкланган. Балык куллану өлкән яшьтәге кешеләрдә акыл сәләтен яхшырту белән бәйле. Даими рәвештә балык ашаучы кешеләрдә шулай ук хәтер һәм хис-кичерешләрне контрольдә тоткан ми үзәкләрендәге соры матдә (ул баш миенең төп функциональ тукымасы) күбрәк тәшкил итә.


5. Депрессияне булдырмый калырга һәм дәваларга ярдәм итә.
Депрессия киң таралган психик халәт булып тора. Ул начар кәеф, сагыш, энергия дәрәҗәсенең кимүе, тормышка карата, шөгыльләр белән кызыксынуны югалту белән характерлана. Тикшеренүләр даими рәвештә балык ашаучы кешеләрнең депрессиягә сирәк дучар булуын күрсәтә. Омега-3 май кислоталары депрессия белән мөстәкыйль рәвештә дә, антидепрессантлар кабул иткәндә дә көрәшергә мөмкин.


6. D витаминының яхшы диетик чыганагы.
Майлы балык D витаминының иң яхшы чыганагы — бик мөһим туклыклы матдә, 40 проценттан артык кешеләр әлеге витаминга кытлык кичерә. Балык һәм балык азыклары D витаминының яхшы диетик чыганагы булып санала. Сөләйман һәм сельдь балыклары кебек майлы балыклар әлеге туклыклы матдәләрнең күп күләмен тәшкил итә. 110 граммлы сөләйман балыгында йөз процент күләмендә тәүлеклек D витамины бар.


7. Балаларда астма авыруын булдырмый калырга ярдәм итә.
Астма сулыш юлларының хроник ялкынсынуы белән характерлана торган киң таралган авыруларның берсе булып тора. Соңгы берничә дистә елда әлеге авыруның күрсәткечләре кискен үсте. Кайбер тикшеренүләр күрсәткәнчә, балыкны күбрәк ашаучы балаларда астманың үсеш куркынычы азрак.


8. Балык йокыны яхшырта.
Йокы бозылу дөньяда бик киң таралды. Кайбер белгечләр фикеренчә, организмга D витамины җитмәү дә йокысызлыкка китерергә мөмкин. Алты айлык тикшерү барышында уртача яшьтәге 95 ир-атта сынау үткәргәннәр, алар атнага өч тапкыр сөләйман балыгын ашаганнар. Бу аларның йокылары яхшыруга һәм көндез функциональлекләре яхшы якка үзгәрүгә китергән.


Балык ул тәмле ризык, аны әзерләү бер дә кыен түгел. Шул уңайдан аны рационга кертү дә җиңел. Сәламәтлеккә файда китерсен өчен балыкны атнага бер яки ике куллану да җитә. Мөмкин кадәр кыргый шартларда тотылган балыкка өстенлек бирергә кирәк, чөнки балык фермаларында үстерелгән балык начар бактерияләр һәм антибиотиклар белән зарарланган булырга мөмкин. Балыкны төрлечә әзерләргә мөмкин — кыздырып, томалап яисә парда пешереп. Ул яшелчәләр һәм ярмалар белән бирелә.


Сәламәт булыгыз!

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: