Имбир файдасы турында
Имбирны көндәлек рационга кертү кан тамырларын арулата, холестеринны киметә.
Анда гинерол бар. Ул диабеттан, артык авырлыктан, кан басымы күтәрелүеннән булыша.
Ябыгырга булыша
Имбир ябыгырга да булыша. Шуңа күрә аны төрле салатларга, чәйгә салырга киңәш итәләр Диетологлар фикеренчә, имбир матдәләр алмашынуын яхшырта. Ул май клеткалары таркалуына китерә, шул рәвешле гәүдәне төз һәм матур итә. Шунлыктан аны даими кулланучылар артык авырлыктан интекми.
Акыл эшчәнлеген яхшырта
Имбир канны сыеклату үзлегенә ия. Шунлыктан ми кислород белән яхшырак тәэмин ителә. Нәтиҗәдә акыл эшчәнлеге һәм хәтер яхшыра.
Бактерияләргә каршы көрәшә
Имбир — табигый антисептик. Ул бактерияләргә каршы көрәшә, ялкынсынуны баса. Шунлыктан күп кенә бактериаль авыруларны булдырмаска ярдәм итә.
С витамины чыганагы
Имбир С витамины чыганагы булып тора. Шунлыктан ул грипп һәм салкын тиюне башлану этабында бетерү сәләтенә ия. Имбирны рационда булдыру авырулардан профилактика да санала.
Имбир — энергия чыганагы
Имбир, каһвә кебек үк, көч һәм энергия бирә. Өстәвенә: анда кофеин да юк.
Имбир, әфлисун һәм дарчинлы чәй:
2 бал кашыгы кара чәй,
0,5 литр су,
1 әфлисун,
0,5 бал кашыгы дарчин,
1 см чамасы имбир тамыры,
2 канәфер,
тәменчә бал.
Кара чәй төнәтәбез. Аңа әфлисун суы салабыз. Чәйгә дарчин, канәфер, имбир өстибез. Тәменчә бал салабыз.
Чыганак
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев