Иммунитетны ныгытабыз
Иммунитетны ныгыту өчен имбир тамыры, бал һәм лимон кирәк.
Әлеге ризыклардан ясалган катнашма иммунитетны гына күтәреп калмыйча, салкын тиюдән саклый, өстәвенә баш авыртуын да басарга ярдәм итә. Моннан кала, организмны холестериннан, төрле паразитлардан арчый, яшәртә, ябыктыра.
Лимон С витаминына бик бай, бал да үзенчәлекле азык һәм күп төрле авырулардан шифа. Имбир тамырында микроэлементлар, аминокислоталар, эфир майлары бар, моннан кала бу үсемлекнең тамыры В3, В6, В9, С һәм А витаминнарына бай. Болар барысы да организмны тонуста тотарга ярдәм итә, төрле вируслы авыруларга каршы менә дигән чара.
300-350 гр имбир
1-2 лимон
150-200 гр бал
Әзерлибез:
Имбир тамырын арчып зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Лимонны өлешләргә кисеп, орлыкларын алабыз һәм икесен дә иттарткычтан чыгарабыз. Бал кушып бик яхшылап болгатабыз. Профилактика өчен көнгә бер балкашыгы кабабыз яки чәйгә бутыйбыз. Катнашма бик әче. Имбирне, башка дарулар кебек үк сак кулланырга кирәк. Ашказаны-эчәк авырулары көчәйгәндә аны эчми торырга. Бу катнашманы банкага салып суыткычта сакларга кирәк, дип яза чыганак.
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев