Алабуга нуры

Инсульттан соң ничек яшәргә?

Медицина-профилактика кабинеты белгечләреннән алынган мәгълүматларга караганда, барлык инсульт кичергән авыруларда чирнең кабатлану һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларының көчәю куркынычы югары.

Нәрсә ул инсульт?
Инсульт — баш миенең нинди дә булса өлешендә кан әйләнешенең кискен бозылуы нәтиҗәсендә күзәнәкләрнең һәлакәте белән характерлана, шуның нәтиҗәсендә зарарланган баш миенең функцияләре югала. Инсультның ике төп төрен билгелиләр: ишемия, баш миен тукландыручы артерияләрнең берсе ябылу, һәм геморрагик, кан тамыры өзелү нәтиҗәсендә, ми тукымасына кан саву.

Инсульт ни өчен барлыкка килә? 
Ишемия инсульты, башта яисә муен тамырында тромблар булганда, яисә ул тамырларның нык тараюы нәтиҗәсендә, баш мие күзәнәкләренең кан белән тәэмин ителеше туктау аркасында барлыкка килә. Моннан тыш, тромб йөрәктә барлыкка килеп, өзелергә, һәм кан агымы белән, баш миен тукландыручы артериягә эләгергә мөмкин (эмболия).
Геморрагик инсульт кан тамырлары стенасы өзелү нәтиҗәсендә килеп чыга.

Инсульт ни дәрәҗәдә куркыныч?
Инсульт вафат булу сәбәпләре арасында икенче, гарип калуда — беренче урынны алып тора. Бу авыруны кичерүчеләрнең 20 проценты гына эш урынына кире кайта, калган 80 проценты эшләү сәләтен югалта. Инсульт кичергән кешеләрнең һәр өченчесендә ул кабатлана.

Тикшеренү ысуллары һәм профилактика 
Инсульт кичергән авыруларның дәвалау ике максатны күздә тота: инсультның кабатлануын кисәтү һәм югалган эш мөмкинлекләрен тергезү.
Барлык инсульт кичергән авыруларда чирнең кабатлану һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларының көчәю куркынычы югары, шуңа күрә стационарда башланган дәвалауны дәвам итү кирәк. 


Инсультның кабатлануын булдырмас өчен, түбәндәге гади кагыйдәләрне үтәү зарур:
— кан басымын тикшереп торыгыз;
— тәмәке тартмагыз (мөмкин булмаганда, тартуны киметегез);
— исерткеч эчемлекләрдән баш тартыгыз яки куллануны киметегез.
— шикәр авырулы кешеләр, үзен караучы табиб киңәшләрен төгәл үтәргә тиеш.
— дөрес тукланырга кирәк: тозы һәм терлек майлары аз булган ризыкларны ашау мөһим.
— ашауда тозның күләмен киметү кан басымын тигезли һәм инсульт булу куркынычын төшерә. Ә терлек майлары аз булган ризыклар кандагы холестеринны яхшырта.
— мөмкинлек булганча, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк.
— дәвалаучы табиб кушкан даруларны вакытында эчеп барыгыз. Хәрәкәтләр бозылуы күзәтелгән очракта, табиб Сезгә махсус күнегүләр сайлаячак. Аларны, методист ярдәмендә генә түгел, өй шартларында да үтәргә кирәк. 
— дәвалаучы табиб сезгә массаж, физиотерапия яисә инәле рефлексотерапия билгеләргә мөмкин.
— сөйләм бозылган вакытта, Сезнең белән логопед шөгыльләнә һәм ул тәкъдим иткән күнегүләрне өйдә кабатлау мөһим.
— дәвалану өчен, минең кан әйләнешен яхшырта торган дарулар кулланырга була, ләкин табиб белән киңәшләшү кирәк.

Шуны истә тоту мәҗбүри: бозылган хәрәкәт төрләрен тергезү өчен, бик күп вакыт кирәк булырга мөмкин (кайвакыт 1 елдан артык), чөнки ул инсультның нинди дәрәҗәдә, кайсы төрдә, кай өлештә урнашуын һәм үлчәменә бәйле. Бу реабилитацион чараның әһәмияте,эшлекле катнашып дәваланучыдан һәм аның якыннарын тора.

Истә тотыгыз: 
Тәмәке тарту инсульт куркынычын икеләтә арттыра. Аны ташлау белән, чирнең куркынычы кими һәм 5 елдан соң тартмаган кешенеке төслегә әйләнә.

Хәмерне күп кулланган очракта, эчкән дарулар белән кушылып, ул инсульт куркынычын арттыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: