Алабуга нуры

Иван-чәй: җыю, киптерү, куллану серләре

Чәй бары тик сутлы, зарарланмаган яфраклардан гына тәмле килеп чыга.

Иван-чәй турында мин берничә ел элек ишеттем. Сабакташым белән аралашып китеп, аның кара чәй урынына иван-чәй әзерләп эчкәнлеген белдем һәм үзем дә шуның белән ныклап кызыксынып киттем. Башта интернет челтәренә кереп, иван-чәй һәм аның файдалы яклары турында шактый гына мәгълүмат тупладым да икенче көнне иван-чәй артыннан туган авылыма юл алдым.

Гөлшат иван-чәй яфракларын өстән аска таба сызырып, сабакның урта өлешенә кадәр җыярга кушкан иде. Мин дә шулай иттем. Яфракларның зарарланганнарын, саргайганнарын, корт төшкәннәрен алмагыз, яшьләрен, сутлыларын гына җыегыз. Яфракларны салып барырга уңайлы булсын өчен муенга, яулык белән бәйләп, чиләк эләм. Чиләк яфраклар белән тула барган саен, аларны иске мендәр тышларына бушатам. Ни өчен мендәр тышына дигәндә, эссе көнне яфраклар тиз кыза. Бигрәк тә пакет эчендә. Шуңа иван-чәйне мин иске мендәр тышына җыя баруны кулай күрәм. Кайту белән яфракларны, бераз шиңдерер өчен, мунча өй алына иске чиста чүпрәк өстенә җәеп куйдым. Калын итмәдем, өстенә тагын бер кат җәймә яптым. Иртән торып, яфракларны иттарткыч аша чыгарам. Чыгарган массаны эмаль кәстрүлгә салып, кул белән нык итеп баскалап, кәстрүлнең өстенә дымлы тастымал ябып, җылы урынга куя барам. Эш бетүгә, иван-чәйле кәстрүлне җылы мунчага бурсырга (ферментацияләнергә) илтеп куйдым. Шунысын аерып әйтим, иван-чәй яхшы итеп бурсысын дисәң, аны фәкать җылы урынга куярга кирәк.

Иң кулай урын ул — җылы мунча. Әгәр иван-чәй эшкәрткән көнне мунча ягылмаган икән, аны берничә кат тастымалга һәм юрганга төреп тә җылы урынга бурсырга куярга була. Чәйнең әйбәт итеп бурсыганлыгы тәменә карап билгеләнә: аннан чәчкә исе килеп тора. Бурсыту процессы озаккарак китсә, чәйдән силос исе килә башлый. Шуңа, тәмле чәчәк исе килә башлау белән үк, иван-чәйне киптерә башларга кирәк. Кичтән мунчага бурсытырга куйган чәемнең беренче партиясен иртән үк киптерә башлыйм. Чөнки җиләк-җимеш һәм яшелчә киптергечкә (сушилкага) бар массаны да берьюлы сыйдырып булмый. Берсе кипкән арада, чәйнең икенче өлеше бурсый тора. Төрле вакытта киптерелгәнлектән (кайсыдыр партиягә бурсыту вакыты 12 сәгать кенә эләгә, кайсыныкыдыр 24 сәгатьтән дә артып китә) иван-чәйнең тәме һәм төсе төрлечә була. Бер төрле тәм булсын өчен, киптереп бетергәч, мин аларны яңадан әйбәтләп бутап куям. Иван-чәйне 60 градуста киптерәм, градусны шуннан да арттырсаң, бар файдалы матдәләре юкка чыга, диләр.

Чәй бөртекләре коелмасын өчен, сушилканың беренче катына берничә кат марля җәям. Калганнарын марлясыз гына куям. Чәйне, гадәттә, 6-7 сәгать дәвамында, катларын алыштыра-алыштыра киптерәм. Шуннан, ныклап кибеп бетәр өчен, караңгырак һәм җил йөри торган урынга җәеп салам. Беркайчан да иван-чәйне буяулы газета өстенә җәймим, моның өчен пергамент кәгазь кулланам. Моннан тыш, артык дымын бетерер өчен, эссе көне иван-чәйне, мендәр тышына салып, тышка да чыгарып эләм. Кер бавына эленгән килеш тә иван-чәй әйбәтләп кибеп бетә. Кыскача гына әйткәндә, иван-чәйне коры һәм караңгы урында 1-2 атна чамасы ныклап кибеп беткәнче тотарга кирәк. Гадәттә, бер сезонга 7-8 килограмм чәй әзерлим. Шул кыш чыгарга җитә, хәтта артып та кала. Кайвакыт күчтәнәчкә дә китә.

Сезне иван-чәйне кайчан җыя башлау вакыты да кызыксындырадыр. Кемдер аны май аеннан ук җыя башлый. Кемдер бу эшкә июнь башларында тотына. Мин үзем бу эшкә июнь уртасыннан соң ныклап керешәм. Июнь-июль айлары — иван-чәй җыяр өчен иң уңай айлар, дип исәплим.

Ни өчен дигәндә, бу айда аның яфраклары сутлы була. Чәй бары тик сутлы, зарарланмаган яфраклардан гына тәмле килеп чыга. Иван-чәйне, гадәттә, төш тирәсендә, чык кипкәч җыеп алып кайтам. Кичке якта барырга туры килсә дә, бик соңга калмыйм. Иван-чәй җыю өчен сәгать 12дән 7гә кадәр вакыт иң кулаедыр. 
Алдан ук сизеп торам: бу юлларны укыгач, «эше күп бит моның, сатып алганың кулаерактыр» дигәнрәк уйлар да, бәлки, күңелегезгә килер. Берсүзсез килешәм: эше күп инде күплеккә, ләкин файдасы да аз түгел. Беренчедән, иван-чәй бүгенге көннең иң начар чирләренең берсе булган яман шешне кисәтүче үсемлек булып тора. Икенчедән, ул нерв системасы эшчәнлеген яхшырта. Өченчедән, бәвел юлларын, җенес органнары системасын чистартып, ялкынсуга каршы яхшы дәва. Дүртенчедән, иммун системасын ныгыта. Хан чәе простата бизе эшчәнлеген яхшырта, простатитны кисәтә, ирләрнең җенси сәламәтлеген тирән картлыкка кадәр сакларга ярдәм итә. Анда файдалы микроэлементлар — тимер, бакыр, магний, никель, титан күп. Иван-чәйнең файдалы яклары турында әллә күпме язып булыр иде. Сез аны үзегез дә Интернет челтәренә " Полезные свойства иван-чая" дип язып кереп укый аласыз.

Әзер чәйне кәгазь капчыкларда караңгы һәм коры урында саклыйм. Чәйне үзен генә пешермим. Чәй пешерә торган савытка бер айда — камырлык (боярышник), икенчесендә — кофемолкадан үткәрелгән гөлҗимеш, өченчесендә — тукранбаш (клевер), дүртенчесендә — бөтнек, бишенчесендә — кипкән җир җиләген һәм аның яфракларын, алтынчысында сары мәтрүшкә кушып эчәм. Иң кызыгы шул: бер пешергән иван-чәй ике-өч көн буена бозылмыйча саклана.

Интернеттагы мәгълүматларга караганда, бу вакыт эчендә аның файдалы матдәләре дә югалмый. Кайвакыт бер пешергән иван-чәйне ике көн буе да эчәм. Аның төсе дә, кара чәйнеке кебек үк, бик матур булып чыга.

Иван-чәйнең төрле атамалары бар. Берәүләр аны «хан чәе» дип йөртә, икенчеләр «боланут», өченчеләр " кырлыган" ди.

Искәрмә: иван-чәйне каты итеп эчәргә ярамый. Ул кан басымын төшерә. Шуна сыек кына ясап эчәргә кирәк!

Венера Мәҗитова, Башкортстан

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: