Алабуга нуры

Картаюны акрынайту ысуллары

Билгеле диетолог 50 яшьтән узганнарга картаюны акрынайту ысулларын атады. 

Билгеле диетолог Лорен Манакер 50 яшьтән узганнарга картаюны акрынайту ысулларын атаган. 

1.    Рационга коллаген пептидларын кертү. Шулай иткәндә тән тиресе озак яшь булып сакланачак. Иң нәтиҗәле чараларның берсе — крем куллану яисә төймәләр эчү. Бу ысул шунлыктан да булыша: яшь олыгаю белән организм үзендәге коллагенны акрынлап югалта башлый.
2.    Составында терекөмеш аз булган балык күп ашау. Майлы балыклар ашау яшь олыгаю белән барлыкка килүче чирләр ихтималын киметә һәм йөрәк сәламәтлеген яхшырта. Бу — күптән дәлилләнгән факт. Балык составындагы омега-3 майлы кислоталар моңа сәбәпче. Майлы балыклар Альцгеймер авыруыннан, яман шештән дә саклый, ми эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
3.    Күпләп яшелчә-җимешләр ашарга. Бу хатын-кызлар күзәнәкләренең сәламәт картаюына юл куячак. Шуңа смузи яисә яшелчәләр белән капкалап алу файдалы.
4.    Тәмәке тартудан баш тарту. Әлбәттә, тәмәке тартканнарның тән тиресе тизрәк картая. Биттә җыерчыклар да иртәрәк пәйда була. Никотин тире күзәнәкләренә кан йөрүгә дә начар тәэсир итә.

Чыганак 
Фото: freepik.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: