Алабуга нуры

Кичке салат

Кичке табынга якыннарыгызны тәмле салат ясап сөендерегез. Һәрвакыттагыча: тиз, җиңел һәм тәмле.

Кирәк:
Пекин кәбестәсе
200 гр. консервланган тунец балыгы
3 пешкән йомырка
Кечкенә банкалы кукуруз
1 кызыл суган
3 аш кашыгы майонез

Әзерләү:
Кәбестәне бик эре итмичә вакларга, балыкны чәнечке белән изәргә, йомырка һәм суган турап, кукуруз остәп, барысын бергә кушып майонез белән яхшылап болгатырга. 
Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: