Алабуга нуры

Киемдәге төерчекләрдән ничек котылырга?

Свитер-джемпер ише җылы әйберләр киеп йөри башлауга, киемдә хасил була торган төерчекләрне ничек бетерергә, дип баш вата башлыйбыз. Базарда сатып алынган очсызлы трикотажда гына түгел, кыйммәтлесендә дә иртәме-соңмы барлыкка килеп, киемне ямьсезләп торган йон төерчекләреннән ничек котылырга?

Бу максатта безгә иң элек иске тупас лезвие ярдәмгә килә ала. Моның өчен свитерны тигез урынга җәеп, төерчекләрне тукымага тидермичә саклык белән генә кисеп алырга кирәк.

Озак һәм авыр эш бу, әлбәттә. Аның каравы киемдәге төерчекләр бик озакка юкка чыгачак. Тик лезвиене ангора йоны яки мохер кебек бик нәзберек материаллардан эшләнгән киемдәге төерчекләрне бетерү өчен кулланырга ярамый. Бу очракта йомшак кыллы теш щеткасыннан да әйбәт чара юк. Теш щеткасы белән төерчекләрне йон җепселләре уңаена тарарга кирәк. Кирегә таба тарарга ярамый, юкса свитер яки кофтагызны бозачаксыз. Чистартканда, терсәк турысына игътибарлырак булыгыз. Төерчекләреннән арындыргач, ярты сәгатькә җылы суга (бераз аш серкәсе өстәргә кирәк) салып торсагыз, коры сөлгегә салып киптергәннән соң мохердан тегелгән трикотаж киемегез тагы да йомшарып, мамыкланып китәчәк. Тик, төерчекләрдән бөтенләйгә котылдым, дигән сүз түгел бу. Бу эшне әледән-әле кабатлап торырга кирәк.

Киемдәге төерчекләрне бетерү өчен сатуда махсус җайланма да бар. Батарея белән эшли торган мондый җайланма кием-салымны гына түгел, мебель, келәм, плюш уенчыкларны да чистарта.

vatantat.ru сайтыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 февраля 2018 в 08:19
    Көрәш – милләтебезнең йөзек кашы 15нче февральдән 17сенә кадәр Алабугада “Сабантуй” журналы призына 2002-2003нче елда һәм 2004-2005нче елда туган үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Көрәштә Татарстан Республикасының 35 шәһәр һәм районнарыннан 500дән артык спортчы катнашты.
    10
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:17
    Кышкы кечкенә олимпиадалар гөрли Балачак – олылар тормышының кечкенә, әмма үзенчәлекле күчермәсе. Олылар дөньясы балаларга үрнәк, өлге булып тора. Юкка гына балалар олылар тормышыннан алынган үзенчәлекле дөнья тудырып, “сатучылы”, “әниле-кызлы”, “укытучылы” кебек уеннарны уйнамыйлар.
    11
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 21:21
    Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
    22
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 15:45
    В Елабуге состоится концерт мастеров искусств Завтра в 18.30 в городском Дворце культуры состоится концерт мастеров искусств.
    49
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 12:00
    Үкенечле ядкяр Беренче мәртәбә Язиләнең фотоальбомында буш калган бу битне Нурзифа Х классны тәмамлаган, инде кулга аттестатлар алган, котлаулар тыңлаган һәм хушлашу кичәсе узган көнне, дөресрәге, туып килүче иртәне күргән иде.
    41
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:00
    ...Кайнар белен – иң яхшы ашамлык! Май чабу атнасы тиздән ахырына якынлаша, ләкин әле беленнәр белән сыйланыр өчен безнең тагын өч көн бар.
    41
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:00
    Бокс – ул яшәү рәвеше Казанда 2004-2005 елгы үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
    42
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:51
    Алабугалылар сорауларына җавап алды Алабуга шәһәр мәдәният сараенда Ветераннар советының җәмәгать кабул итүе булды.
    41
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!