Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Мясников кофе турында мифларны кире какты

Табиб һәм телетапшырулар алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» телеканалы эфирында йөрәк авыруларыннан җәфа чигүчеләргә кофе эчәргә ярамый, дигән мифны кире какты.

«Күптән түгел булган тапшыруларда да, болай да күп тапкырлар кабатлаганым бар: кешеләр, аңлагыз, йөрәк авыртулы кешеләр өчен кофе һич тә зарарлы түгел. Бу хакта инде фәнни медицина тикшеренүләре дә бар. Кофе эчүчеләрнең инфарктлары сирәгрәк була. Бу, әлбәттә, аны эчүнең күләмен чамадан тыш арттырмаган очракта. Аларда инфарктлар азрак, мерцательная аритмия сирәк барлыкка килә. Яратасыз икән, кофедан баш тартмагыз. Бары тик чаманы гына белегез», — ди ул.

Медик искәртеп узганча, кофены көнгә ике-өч чынаяктан арттырмаска кирәк. Ә менә бавырлары авырткан кешеләргә кофе хәтта файдалы да. Аларга көненә дүрт чынаяк кофе эчәргә ярый, дип белдерә Мясников. 
Моннан тыш, кофе подагра, Паркинсон һәм остеопороз кебек авырулар вакытында уңай тәэсир итә. Хәтта, кайбер галимнәр фикеренчә, анда ракка каршы көрәшү үзлекләре дә бар. 

Мясников шулай ук растворимый кофеның зыяны турындагы фикерләрне дә кире какты.

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев