Алабуга нуры

Өй даруханәсе

Өйдәге даруларны кайчан соңгы тапкыр карап, тәртипкә салдыгыз? Аларны саклау вакыты чыкмадымы икән, кәгазь төргәкләр юешләнеп, дарулар бозылмаганнармы?

Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен мондый препаратларны кызганмыйча ташларга кирәк.

Даруларның саклану вакыты, гадәттә, 3-5 ел. Препаратларны эшләп чыгаручылар шул вакыт аралыгында аларның дәвалау үзлеге югалмаячак дип гарантияли. Әмма бу гел алай була алмый, аларны дөрес сакламаган очракта (яктыда, батарея янәшәсендә, туңдыргыч камера янында) дару төймәләре төсен җуя, әйтик, ак төстәге соргылт төскә керә, уалучанга әйләнә, витаминнарның исә тышчалары йомшара. Төнәтмәләр һәм микстуралар (әгәр сез инде аны ачкан булсагыз) төсен үзгәртә, төпкә утырымы җыела, чөнки анда гөмбәчекләр туплана һәм препарат куллануга яраксыз була. Әгәр төнәтмә спирттан эшләнгән икән, ул берникадәр вакыттан соң очып бетәчәк. Эш шунда ки, мондый даруларда спирт консервант ролен үти һәм әгъзаларга, тукымаларга тәэсир итү функциясен дә башкара.

Куллану вакыты чыккан антибиотиклардан да тизрәк котылу җаен карагыз. Әгәр төргәктә кайчандыр табиб билгеләгән антибиотикның тагын 3-4 төймәсе яки ампуласы калган икән, аларны саклауның мәгънәсе юк. Антибиотикларны схема буенча курслап эчәләр. Табиб 7-14 көн билгели, шулай итмәгәндә, алар зыянлы бактерияләрне юкка чыгармаячак, ә авыруны азрак басып кына торачак, һәм организм ул даруга ияләшеп китә, чир тагын да эчкәрәк үтеп, ераграк яшеренә.

Антибиотиклар, саклау вакыты чыкканнан соң, химик сыйфатын үзгәртә һәм кеше организмына эләккәч, анда көтелмәгән реакция башланырга мөмкин. Мондый химик «бомба» эчке әгъзаларны зарарлап (бигрәк тә бавыр, бөерләр, йөрәк зыян күрә), агулану белән тәмамлануы ихтимал.

Дөрес сакланмаган яки саклану вакыты чыккан препаратлар дәвалау үзлеген югалта, алар файда урынына зыян китерергә мөмкин.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: