Алабуга нуры

Солы печеньесы

Кичке чәйгә тәмле һәм тиз әзерләнә торган тәмлүшкә рецепты.

1 стакан солы ярмасы (овсяные хлопья), 1 йомырка, 1 банан, чикләвек.

Ярма, йомырка һәм бананны бергә кушып, бертөрле масса барлыкка килгәнче яхшылап тугларга. Тәм өчен, берәр төрле чикләвек ваклап кушарга мөмкин. Баллырак яраткан кеше шикәр комы кушарга мөмкин. 

Табаны үсемлек мае белән майларга.

Әзер массадан печеньелар ясап, табага тезеп, духовкада 20-25 минут пешерергә.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: