Табиблар тромблар барлыкка килүнең беренче билгеләрен атады
Белгечләр аякларга игътибар итәргә киңәш итә.
Бөекбританиянең галим-кардиологлар төркеме үзләренең фәнни эшләре барышында тромбозның төп симптомнарын билгеләде. Белгечләр фикеренчә, кешеләр, гадәттә, аңа игътибар итми.
Шулай итеп,бу исемлеккә аякларның шешенүе эләккән. Кардиологлар сүзләренә караганда, күпчелек очракта тромблар нәкъ менә аякларда барлыкка килә. Шуңа күрә, әгәр аяклар шешенә башласа, тире кычытып, кызгылт яки зәңгәрсу төскә керсә, тиз арада тикшеренү үтәргә кирәк.
Аякларның авырта башлавы аеруча куркыныч билге. Тромблар балтырларда барлыкка килә, шуңа күрә аларны көзән җыера башлый.
Югарыда санап үтелгән симптомнарга өстәп тын бетү, сулыш алуның авыраюы өстәлсә, күкрәктә авырту сизелсә, баш әйләнсә — кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. Бу — тромбның өзелүен һәм үпкәгә таба китүен аңлатырга мөмкин.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев