Алабуга нуры

Ташкабак запеканкасы

Кичке ашка гаилә өчен туклыклы һәм тиз әзерләнә торган ризык әзерлибез. 

Ингредиентлар:

Ташкабак — 1-2 
Ит фаршы — 250 гр
Тоз һәм борыч — тәм буенча
Помидор — 2 (черри булса 7-8)
Сыр — 100 гр
Сметана — 150 гр
Бер тырнак сарымсак
Йомырка — 1 

Әзерләү тәртибе
Ташкабакларны юып-чистартырга, эре угыч аша чыгарырга. Ит фаршына тәменчә тоз-борыч өстәргә, помидорларны түгәрәкләп кисәргә, сырны угычтан чыгарырга. 

Запеканканы «җыябыз»:
1 катлам — фарш
2 катлам — ташкабак+тоз
3 катлам — фарш
4 катлам — ташкабак
5 катлам — помидор
6 катлам — запеканка өстенә сметана+сарымсак+йомырка+тоз катнашмасын салабыз.

Пешерү:
180-200 градуска җылытылган духовкада 30 минут пешерергә. Өстенә уылган сыр сибеп тагын 5-7 минут тотарга. Табынган яшел тәмләткечләр белән бизәп бирергә. 
Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: