Үзе тәмле, үзе файдалы
Хөрмәдә яман шеш күзәнәкләрен үсүдән туктатырга сәләтле матдә бар.
- Банан бик туклыклы һәм калорияле, иртәнге ашны алыштыра ала.
- Инҗир тимергә, калийга, кальцийга бай. Ютәлләгәндә, балаларга инҗирле җылы сөт эчертәләр.
- Хөрмә (финик) җимешендә дә калий күп, ул аңкау һәм тешләрне ныгыта. Бары тик хөрмәдә генә яман шеш күзәнәкләрен үсүдән туктатырга сәләтле матдә бар.
- Инсульт ихтималын киметү өчен, 1әр кг әфлисун һәм лимонны (төшләрен алып, кабыгын чистартмыйча) иттарткычтан чыгаралар, 6-8 аш кашыгы бал өстәп, пыяла савытта бүлмә температурасында 1 тәүлек тоталар, аннары суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр чәй кашыгы кабалар.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев