Виноград утырту серләре

Тәҗрибәсе белән танылган бакчачы Франс Хәлилов уртаклаша.
Виноград — кояш культурасы, Урта полосада аңа иң беренче чиратта кояш җитми. Шуңа виноградны бакчаның иң якты, кояшлы урынына утырталар. Аның өчен иң яхшы урын — көньяк стена буе. Шулай ук корылманың көньяк-көнбатыш ягына утыртырга була. Тәҗрибәле бакчачылар бу стенаны аксыл төскә буйый, болай үсемлеккә яктылык күбрәк төшә.
Виноградны утырту өчен, 1,5-2 атна алдан чокыр, иң яхшысы — траншея казырга кирәк. Траншея 50-60 см киңлектә, 60-70 см тирәнлектә булырга тиеш. Траншея төбенә 10-15 см калынлыкта дренаж: кирпеч ватыклары, чуерташ, керамзит һ.б. салына. Әгәр бакча туфрагы үзле балчыклы икән, траншеяга кире үз туфрагын тутырганда, өчтән бере кадәр ком кушалар. Әче туфракка (кәсле-көлсу туфрак) 1 метрга 2-3 кг исәбеннән известь кертәләр. Кара туфрак икән, ашлама кертергә кирәкми. Чөнки уңдырышлы кара туфракка өстәмә ашлама да керткәндә, ботаклар нык үсәчәк, ул вегетация чоры озынаюга китерә. Ә бездәге кыска җәйдә виноград үсеп җитеп, уңышын бирергә өлгерергә тиеш. Виноградны ярлы туфракка утыртканда, известь белән бергә, чокырга 3 өлеш туфракка 1 өлеш исәбеннән черемә кушып салырга кирәк.
Траншеяга туфрак тутырганнан соң, ике ягына да 15×15 см үлчәмле борыслар яки имән бүрәнәләр куела. Моның өчен иске шпаллар яхшы. Болай эшләгәндә, виноградны кышын капларга җиңел. Траншеяны әзерләгәннән соң, 1,5-2 атна җир утырырга тиеш.
Траншеяга виноград үсентеләрен 2-2,5 метр ара калдырып утырталар. Тамыр җибәреп, 40 см чамасы үскәч, 20-30 см калдырып кыскартырга кирәк. Аннан ян сабакчалары үсә башлый.
Ике атнадан ике иң көчле ян сабакчасын гына калдырып, калганнарын кисәләр. Җәй дәвамында аннан тагын ян сабакчалар чыгачак. Аларны 2 шәр яфрак кына калдырып, кыскартырга кирәк. Көзгә ботакларның аскы өлеше өлгерә башлый — көрән төскә керә. Беренче кыраулардан соң аларны 4 әр бөре генә калдырып кыскарталар. Әлеге ботакларны җиргә бөгәләр һәм нарат ботаклары, такта белән каплыйлар, өстенә пленка ябалар.
Траншеяның ике башы һава керерлек ачык калырга тиеш, югыйсә виноград пешегәчәк. Кар яткач, өстәмә рәвештә кар белән каплагыз.
Чыганак
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.3500
-
29 июнь 2022 - 13:30Алабугада салкын су һәм ут булмаячак 17.00 сәгатькә кадәр су һәм ут булмаячак дип хәбәр итәләр.12800
-
29 июнь 2022 - 09:40Алабугада Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.12100
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.11200
-
29 июнь 2022 - 10:40Алабугада Яшьләр көнендә 3 меңнән артык кеше булды Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен кызыклы һәм бай программа оештырылган иде.9700
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.9000
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9000
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.8500
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.8200
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.7900
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7200
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.6700
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.5800
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.5000
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.4800
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.4700
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.4600
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.3900
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.3600
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.3500
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.3400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика